Аксубай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре Казанга сыйфатлы продукция алып бардылар
Район вәкилләре янә Казан базарында сату иттеләр.
Алар шәһәр халкы өчен иң сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясен, ашлык, яшелчәләр, бәрәңге, кишер, кәбестә, кабак, суган, сарымсак алып бардылар. Шулай ук иртәдән үк сөт, ит продукциясе белән сату итү гөрләп барды. Кала халкы Аксубай балын, консервланган яшелчәләрне теләп сатып алды. Казанлылар, һәрвакыттагыча, канәгать калдылар, продукция – иң яхшысы, ә бәяләр, шәһәр базарларыныкы белән чагыштырганда, күпкә очсызрак.
Авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итү Аксубай үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды. Башкала кешеләре татар, рус, чуаш җырларын рәхәтләнеп тыңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев