Район вәкилләре Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.
Аксубайлылар башкала сатып алучыларының сыйфатлы продукцияне өстен күрүләрен белә. Бу юлы да алар сатып алучыларны шундый товар белән сөендерделәр. Киштәләрдә район халкының бакчаларында үстерелгән яшелчәләр: бәрәңге, суган, кәбестә, кабак, борыч, кишер, чөгендер урын алды. Аларның бәясе дә шәһәр супермаркетларындагыга караганда түбәнрәк. Казанлылар яшелчәләрне теләп сатып алдылар. Шулай ук сатып алучыларны сөт, кош ите, сыер ите, бал, тозланган продукция җәлеп итте.
Нет комментариев