Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай артистлары ветераннарны концерт белән сөендерделәр

Аксубай район мәдәният йортының иҗат коллективы Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортында кунакта булды.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында үзешчәннәр социаль учреждениедә яшәүчеләр белән очраштылар. Өлкән буын вәкилләрен мәдәният йорты директоры Ольга Копанева сәламләп иң изге теләкләрен җиткерде.

Василий Воронин, Оксана Илмухина рус җырларын башкардылар, Резида Гатина, Илхат Фәизов тамашачыларны дәртле татар җырлары белән сөендерделәр, Чуаш Енорускиносы авылы мәдәният йортының «Родник» фольклор ансамбле чуаш халык җырлары белән чыгыш ясады. Аудитория вокалчыларны алкышлады, залда бәйрәм рухы хөкем сөрде.

«Горница-узорница» остаханәсен җитәкләүчеләр Резида Гатина һәм Татьяна Васильева джуттан дагалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Дәрес ветераннар күңеленә хуш килде.

Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев