Аксубай артистлары «Созвездие-Йолдызлык»ның суперфиналында чыгыш ясадылар
Балалар сәнгать мәктәбе яшьләр өчен ел саен уздырыла торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате республика ачык телевизион фестиваленең суперфиналында районны уңышлы тәкъдим итте.
Иң яхшылар исемен яулар өчен Татарстанның төрле почмакларыннан йөзләгән яшь талант көч сынашты.
«Хореография» номинациясендә «Фантазия» хореография ансамбле һәм «Радуга» төркеме (җитәкчесе Майя Макарова) аерылып торды. Аларның дәртле чыгышлары тамашачылар күңелендә якты хисләр уятты.
«Вокал-соло» номинациясендә Камилә Равзутдинованың (җитәкчесе Зәйнәп Салихова) чыгышы сокландыргыч булды. Аның тәэсирле башкаруы тыңлаучыларның күңелләрен яулады.
Балалар сәнгать мәктәбенең яшь талантлары суперфинал катанашучылары дипломнарына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.
Фото Балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев