Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай җәмәгать тәрбиячесе республика бәйгесе призеры булды

«2023 елда балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика бәйгесендә Полина Мулеева өченче урынны яулады.

Районның җәмәгать тәрбиячеләре балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе оештырган конкурста ел саен уңышлы катнашалар. Һәм гадәттәгечә республика буенча иң яхшылар сафында булалар.

Иске Тимошкино авыл җирлеге башлыгы Полина Мулеева үзенең шәкертен тәрбияләү буенча да актив эшли. Бәйгенең барлык шартларын үтәп һәм республика комиссиясенә яшүсмерләр белән эшләү программасын тапшырып, Полина Мулеева өченче урынны алды.

Узган ел да ул әлеге бәйгедә җиңүче булган иде. Яшьләр һәм яшь буын вәкилләре өчен аның эш, тормыш принциплары һәм Полина Анатольевна үзе дә үрнәк булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев