Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай агрономы лаеклы бүләк алды

«Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФ агрономы Хәлил Минаповка Татарстан Республикасының атказанган агрономы исеме бирелде.

Бүләкне аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин районның йомгаклау сессиясендә тапшырды.

Хәлил Хәлим улы портфолиосында шулай ук район җитәкчелегеннән бүләкләр, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты бар. Республиканың атказанган агрономы исеме – белгечнең үсемлекчелек буенча хезмәтен лаеклы тану.

Хезмәт эшчәнлеген ул 1988 елда авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң башлый. Агросәнәгать комплексында 34 ел хезмәт куя, шуның 21 елын – агроном белгечлеге буенча. Күп кенә дуслары, яшьтәшләре яхшырак тормыш эзләп шәһәрләргә киткәндә ул үз һөнәренә, үз төбәгенә тугры кала. Хезмәт юлын башлаган авыл хуҗалыгы предприятиесе берничә тапкыр үзгәртеп корыла, бер инвесторга алмашка икенчеләре килә, Хәлил Минаповка, игенчелек белгече буларак, һәрвакыт ихтыяҗ була. Хуҗалык җитәкчеләре аны яхшы профессионал гына түгел, җаваплы, үзенә таләпчән һәм тәртипле хезмәткәр буларак та тасвирлый.

– Мин авыл кешесе, җирдә эшләргә күнеккән һәм башка берни дә кирәкми, – диде ул.

Белгеч үзенең һөнәри бурычларын гына үтәп калмый, ә бөтен осталыгын һәм сәләтен эшкә бирә. Аның тәҗрибәсе һәм хезмәт сөючәнлеге аркасында предприятие ел саен культураларның уңдырышлылыгы буенча яхшы күрсәткечләргә ирешә. Былтыр хуҗалыкта бер әйләнешкә бөртеклеләр гектарыннан 50 центнердан артып киткән – монда аның хезмәт өлеше шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев