Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Аксу-Time» әдәби-туган як квесты Савгач мәктәбе укучыларын җыйды

Чараны Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.

Савгач мәктәбендә «Яшьләр өчен Пушкин картасы» мәдәни-агарту проекты кысаларында оештырылган чара күңелле үтте. Чараны Аксубай үзәк китапханә хезмәткәрләре Анна Артемьева һәм Елена Некрасова оештырдылар.

– Без үзебезнең район тарихы белән таныштырырга, кече ватаныбызның төрле почмакларына виртуаль сәяхәт итү мөмкинлеге тудырырга теләдек, – дип уртаклашты Анна. – Минемчә, бу бик шәп килеп чыкты.

Савгач мәктәбе укучылары биремнәргә мавыгып керештеләр, эрудиция һәм иҗади сәләтләрен күрсәтеп, хәл итү юлларын эзләделәр һәм Аксубай тарихыннан бик күп яңалыклар белделәр. Квест укучыларга якташ язучылар һәм районның күренекле шәхесләре биографиясеннән фактлар белән якыннанрак танышырга ярдәм итте, ә китапханәчеләрдән һәр катнашучыга бүләк әлеге чара турында истәлек булачак.

Фото: китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев