Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Аксу» командасы Алабугада бронза кубок яулады

Алабугада узган ачык Кубок ярышларында «Аксу» футбол командасы уңышлы чыгыш ясады.

Ярышларда 2017-2018 елгы яшь спортчылар катнашты. Дружина, яшь булса да, нәтиҗәләргә ирешүне максат итеп куйган бердәм команда. Алабугада узган ярышлар да моны ачык күрсәтте.

«Аксу»ның мәйдан хуҗалары – «Вызов» командасына каршы беренче уены аксубайлыларга җиңү китерде (исәп 2: 1). Аннары безнең яшь футболчылар Яр Чаллы командасы белән очрашты һәм очрашуны үз файдасына 1 : 0 исәбе белән тәмамлады. Безнең команданың чираттагы көндәшләре Нефтекамск шәһәреннән (Башкортостан) «Кристалл» командасы булды. Башкортостан спортчыларына 3 : 1 исәбе белән оттырдылар. Нәтиҗәдә, беренче төркемдә 1 урынны яулап, «Аксу» ярымфиналга – «Зур кубок» өчен көч сынашырга чыкты.

Ярымфиналда Башкортостаннан икенче «Орион» командасы белән очрашты, матч оппонентлар файдасына шундый ук исәп белән тәмамланды. III-IV урыннар өчен Алабуганың «Вызов» командасы белән көрәш киеренке булды. Һәм монда безнең спортчылар чын бердәмлек һәм максатчанлык күрсәттеләр. 2 : 1 исәбе белән алар мәйдан хуҗаларын җиңделәр. «Аксу» сигез көчле команда арасында мактаулы өченче урынны яулады. Нәтиҗәдә бронза кубок иясе булды. Аксубай дружинасы составында Константин Исмуллин (капкача), Ризат Хәмидуллин, Родион Капитонов, Семен Кондратьев, Олег Тимкин, Муса Гыймалетдинов, Кәрим Хафизов, Игнат Ванюков, Хәбир Хәмитов уйнадылар.

Команданың иң яхшы уенчысы булып Константин Исмуллин танылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев