Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Аксу Агро”да тәмле пешерәләр һәм нәтиҗәле эшлиләр

“Аксу Агро” авыл хуҗалыгы предприятиесе пешекчеләре әзерләгән төшке һәм кичке ашлар кыр кампаниясендә катнашучыларның барысына да ошый.

Игенчеләргә кыр эшләре вакытында иртә яздан башлап көзгә кадәр җиңел түгел. Ләкин җирле пешекчеләр әзерләгән тәмле ризыклар көч бирә һәм кәефне күтәрә. Димәк, эштә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә булыша.

Авыл хуҗалыгы предприятиесенең үзәк усадьбасы – Иске Ибрай авылында урнашкан ашханәсендә чәчү, урып-җыю эшләренең кайнар көннәрендә чын мәгънәсендә эссе була. Ашханәдә аш-су осталары Зөлфия Нигъмәтуллина, Динара Фәйзуллина һәм Әлфия Батдалова эшли. Пешекчеләр гади кайнар ризыкларны тәмлерәк һәм туклыклырак итәргә тырышалар, шуңа күрә игенчеләр рәхәтләнеп ашыйлар һәм арымыйлар. Кухня туктаусыз диярлек эшли. Төшке ашны әзерләгәннән соң, аны басуга механизаторларга җибәрәләр һәм шунда ук кичке аш әзерләүгә керешәләр. Урак өстендә алар кырыктан артык кешегә хезмәт күрсәтәләр.

Шул ук ашханә хезмәткәрләре район Сабан туе бәйрәмендә катнашкан механизаторларны һәм кунакларны төшке аш белән сыйладылар. Барысы да канәгать иде.

– Без бик тату эшлибез, – диләр пешекчеләр. – Механизаторларның беренче һәм икенче ризыкларны тәмләп ашауларына һәм рәхмәтле булуларына без бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев