«Аксу Агро» агрофирмасы хезмәткәре Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан бүләккә лаек булды
«Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФ исәп буенча өлкән белгече Гөлшат Галиуллина Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белән бүләкләнде.
Авыл хуҗалыгы производствосында җитештерүнең төгәл хисабыннан башка уңышларга ирешү мөмкин түгел. Гөлшат Мидхәт кызы көндәлек эшендә нәкъ менә шушы юнәлеш буенча шөгыльләнә. Ул билгеләнгән керем хисапларын теркәүне алып бара, норматив кагыйдәләргә туры китереп, счет-фактураларны кабул итү һәм язу операцияләрен башкара, мөлкәтне бухгалтерлык исәбенә алу эшен башкара. Болар – белгеч башкарырга тиешле вазыйфалар исемлеге һәм ул аларны җиренә җиткереп башкара. Хуҗалык җитәкчелеге аның турында бары мактау сүзләре генә әйтә.
– Гөлшат Мидхәт кызы – үз эшенең остасы, – ди “Аксу Агро” АФ башкарма директоры Иршат Хәнифов. – Ул үз вазифаларына зур җаваплылык белән карый, йөкләмәләрне грамоталы һәм үз вакытында башкара.
Белгеч авыл хуҗалыгы тармагында утыз елдан артык хезмәт куя. Хезмәт эшчәнлеген 1995 елда, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, Тукай исемендәге колхозның кадрлар бүлеге инспекторы булып башлый. Хуҗалык берничә тапкыр үзгәртеп кору кичерсә дә, Гөлшат Галиуллина, хезмәткәр буларак, үз коллективына тугры кала. Соңгы елларда әлеге хуҗалыкта исәпкә алу буенча өлкән белгеч булып эшли.
Ул намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар бүләкләргә лаек була. Аның Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан тапшырылган Рәхмәт хаты, Мактау грамотасы бар. Гөлшат Галиуллинаның һөнәри осталыгын «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» республика бәйгесендә «Иң яхшы бухгалтер» номинациясендә җиңүче дипломы да раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев