Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксакал игенчелектә удар хезмәт куеп эшли

«Волга-Селект» ҖЧҖнең иң яхшы механизаторларының берсе – Рәис Төхфәтуллин.

Игенченең тракторда эшләү тәҗрибәсе утыз елдан артык, ул авыл хуҗалыгы производствосы ветераны.

Һөнәргә юлны мәктәптә үк яра, укучыларны механизатор эшенә өйрәтәләр һәм аттестат белән бергә егетләргә тракторчы-машинист хокукын да тапшырып чыгаралар. Аннары ике ел Германиядә хезмәт итә, Туган илебез чикләрен саклый. Ә кайткач, Вахитов исемендәге колхозга тракторчы булып эшкә урнаша.

– Башка һөнәр турында уйламадым да, – ди Рәис Миншакир улы. – Минем теләгем авылда калу иде, әниемне калдырып каядыр читкә китү турында башыма да китермәдем. Ул вакытта авыл гөрләп яши, колхозда да Ирек Камалов җитәкчелегендә эшләр яхшы бара иде.

Чылбырлы тракторда, бульдозерда юллар чистарта, йөкләр ташый, һәм кырчылыкта фидакарь хезмәт куя. Чәчү, урып-җыю эшләре вакытында югары күрсәткечләргә ирешә. Үсемлекчелектә ирешкән уңышлары өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале, ВДНХ бүләкләре бар аның.

Колхоз үзгәртеп корылгач, районнан читтә вахта эшенә урнаша, йөк төягеч белән идарә итә. Соңгы өч елда ул «Волга-Селект» ҖЧҖдә эшли.

– Рәис Миншакир улы механизаторлар коллективында яшь буенча иң өлкәне, аксакал, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илшат Гафиятов. – Тәҗрибәле, тырыш, эшне җиренә җиткереп, намус белән үти, яшьләр өчен өлге булып тора.

Ул сезон дәвамында бер бурычны башкара – чәчү өчен туфрак әзерли. Бу көннәрдә кырлар буйлап хәрәкәт итә – көзге культуралар чәчү өчен чәчүлек мәйданнарын дисклау, культивацияләү белән шөгыльләнә. Игенче үз эшендә һәрвакыт уңышка ирешә. Көн саен норма буенча 60 гектар урынына 70 гектарга кадәр җир эшкәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев