«Әкият» курчак театры сезонны яба
2 июльдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры быелның премьералары: «Бобровый пруд» (Николай Сладков), «Конек-Горбунок» (Петр Ершов) һәм «Авыл эте Акбай» (Туфан Миңнуллин) спектакльләре белән 89нчы театр сезонын яба.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына театрның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
89нчы сезонда театрның зур һәм кече сәхнәләрендә сигез спектакльнең премьерасы булды, 718 спектакльне барлыгы 141 825 тамашачы карады.
Коллективның 11 вакыйгада, аерым алганда Томскида - «Сказочный балаганчик Скомороха», Мәскәүдә - «Истоки», Екатеринбургта «Петрушка Великий» кебек халыкара фестивальләрдә катнашуы узып баручы сезонда якты, истә кала торган сәхифә булды.
Бу сезонда театр актерлары шулай ук Луганск, Краснодон һәм Молодогвардейскида яшь тамашачылар каршында «Дюймовочка» спектакле белән чыгыш ясады.
Театр гастрольләрдә йөрде һәм башка шәһәрләрнең коллективларын кабул итте, хезмәткәрләренә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, театр буйлап экскурсияләр үткәрде, лабораторияләр һәм семинарлар оештырды, яңа проектлар уйлап тапты һәм гамәлгә ашырды.
Җәйге каникул көннәрендә «Әкият» теләгән һәркемне театрга – әкият дөньясына чакыра. 6 июльдән тамашачылар өчен бина буйлап экскурсияләр оештырылачак.
«Әкият» курчак театры 90нчы, юбилей сезонын 25 августта «Конек-Горбунок» спектакле белән ача.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев