Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Акча урынына җәза һәм штраф алганнар

Ялган затларга карата Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан өч җинаять эше кузгатылган.

Район кешеләре үз өсләренә бер к өнлек фирмалар рәсмиләштергәннәр. Алар шул рәвешле үз хезмәтләрен ачка эшләү теләге белән тәкъдим иткәннәрдер, мөгаен. Мошенникларның механизмы гади – алар акчага фирманы үз өсләренә рәсмиләштерергә тәкъдим итәләр һәм , әлбәттәки , « йөкләмәләрсез » . Өстәвенә берни дә эшләргә кирәкми – бары паспортны гына бирәсе! Тик, оешма җитәкчеләре булып саналган, әмма чынлыкта бу оешмалар белән идарә итү максатларына ия булмаган затлар ялган затлар дип таныла. Ә, димәк, РФ ҖКның 173.1, 173.2 маддәләре нигезендә, җинаять җаваплылыгына тартылалар.

– Юридик затлар турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт реестрына кертү өчен паспорт бирү җинаять дип таныла һәм 300 мең сумга кадәр штраф салу яисә өч елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең өлкән тикшерүчесе Ленар Нургаязов. – Мошенниклар корбаны булмас өчен, паспорт һәм башка документларны теләсә кем кулына бирергә ярамый. Акча эшләү теләге белән паспортларын тәкъдим итүче затлар ялган затлар булып табылган, аларны хөкем иткәннәр һәм штраф биргәннәр. Ялган компанияләр булдыру — фискаль йөкләмәләрне түләүдән качу ысулларының берсе. «Директор» итеп билгеләнгән затлар җинаять эше белән беррәттән, салым законының да гамәлдә булуы турында беләләрме икән, аның кысаларында, озак вакытлар гамәлдә булган яки бер көнлек фирма булуына карамастан, әлеге фирмалар эшчәнлегеннән кергән табыштан салымнар да түләргә кирәк булачак. Әмма бу инде башка тарих.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев