Ак юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!
Районның үзәк мәйданында зур чыгарылыш кичәсе узды.
11 нче сыйныфны тәмамлаучы 104 укучы олы тормышка – ачышлар, казанышлар һәм яңа мөмкинлекләр дөньясына аяк басты.
Аксубайда чыгарылыш кичәсе – мәктәпне тәмамлау һәм яңа тормыш чоры башлану бәйрәме узды. Һәр мәгариф учреждениесендә аттестатлар тапшыру тантаналары булды. Мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучыларын 11 ел дәвамында ныклы белем биргән укытучылары котладылар. Ата-аналар укытучыларга хезмәтләре, сабырлыклары, түземлекләре өчен рәхмәт әйттеләр.
Районның үзәк мәйданында алдынгы укучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм иң мөһиме – алтын медальләр тапшырдылар. Биредә районыбызның барлык мәктәпләреннән чыгарылыш сыйныф укучылары җыелды. Матур итеп киенгән чыгарылыш укучылары, башларын горур тотып кызыл келәмнән атлап бару өчен, үз минутларын дулкынланып көттеләр.
Район башлыгы Камил Гилманов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау, самими балачак һәм шау-шулы тәнәфесләрнең артта калуы, шулай ук иң яхшы БДИ нәтиҗәләре белән котладылар.
– Дәресләр, имтиханнар артта калды. Алда сезне иң дулкынландыргыч мизгел – нинди һөнәр сайлавыгызны хәл итү көтә. Мин сезгә бер киңәш бирергә телим. Һөнәр сайлаганда йөрәгегезне тыңлагыз, ялгышмассыз. Лаеклы кешеләр, дипломлы белгечләр булыгыз. Без сезне һәрвакыт үзебезнең районда колач җәеп көтәчәкбез! – дип сәламләде чыгарылыш укучыларын район җитәкчесе.
Быел 11 нче сыйныфны 104 укучы тәмамлады. Аларның 27се «Укудагы аерым уңышлары өчен» лаеклы алтын медальләр алдылар, 10сы – «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының алтын значокларына лаек булдылар. «Яшь армия» балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең III дәрәҗә «Яшь армия батырлыгы» билгесе белән 9 егет һәм кыз бүләкләнде. 2021 елда бердәм дәүләт имтиханнарын югары нәтиҗәләргә тапшырган өчен район башлыгы грантына һәм мәгариф бүлеге исеменнән Мактау грамоталарына 17 чыгарылыш сыйныф укучысы лаек булды. Быел иң яхшы нәтиҗәне 1 нче мәктәп укучысы Сергей Григорьев күрсәтте. Ул химия буенча 99 балл җыйды.
Мәктәп тормышы уку белән генә чикләнми, ул төрле чараларга да бай. Башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын олы юлга аяк басулары белән котлады һәм яшьләр хәрәкәтләре активистларын бүләкләде.
11 ел дәвамында төрле дәрәҗәдәге конкурсларда районыбыз данын яклаган яңа талантлы йолдызчыклар кабына. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов һәм балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова яшь талантлар үстергән ата-аналарга рәхмәт белдерделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Чыгарылыш кичәсе һәркемгә онытылмаслык тәэсирләр һәм елмаю бүләк итте. Балалар кулында өлгергәнлек аттестатлары. Хәзер алар мөстәкыйль тормыш юлына аяк басачак, ә аның ни дәрәҗәдә уңышлы булуы аларның үзләреннән тора. Мәктәпне тәмамлау — кичәге укучылар тормышында беренче авыр этап, алда аларны югары уку йортларына керү һәм тормышка ашырырга тиешле очсыз-кырыйсыз хыяллар көтә.
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев