Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Ак” хезмәт хакы – Аксубай кешеләренең булачак пенсиясе нигезе

ТР Аксубай районындагы клиентлар хезмәте «ак» хезмәт хакыннан гына булачак пенсия формалаша, дип искәртә. Аның нигезе – һәр хезмәткәр өчен Россия Пенсия фондына ай саен түләнә торган иминият взнослары.

Түләнгән иминият взнослары страховкаланган затның шәхси счетында теркәлә, аны ПФР һәр эшләүче гражданга ача. Бу взнослар пенсия хокукларын формалаштыралар һәм киләчәктә пенсия күләмен билгеләячәкләр.

”Соры” хезмәт хакы схемаларында иминият взнослары минималь күләмдә түләнә яки бөтенләй түләнми. Шул ук вакытта Пенсия исәбенә тулылана алмый һәм булачак пенсия минималь күләмдә формалаша.

Килешегез, конвертта бирелгән хезмәт хакын алып, гражданин үзен булачак пенсиядән генә мәхрүм итеп калмый, социаль якланыш хокукын да югалта – отпуск, вакытлыча эшкә чыга алмаган чор, шул исәптән йөклелек һәм бала тудырган өчен һәм башка очракларда да  түләү гарантияләнми. 

”Ак” хезмәт хакы югарырак булган саен, пенсия күбрәк булачак. Эш бирүче иминият взносларын күчерә аламы икәнлеген белү өчен, һәр кеше үзенең пенсия счетының торышын тикшерә ала.  Пенсия счетының торышын  гражданинның Шәхси кабинеты аша Россия Пенсия фондының www.pfrf.ru сайтында тикшереп була.

Шуны исегездән чыгармагыз, соры хезмәт  хакы алып, сез пенсиягезнең бер өлешен югалтасыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев