Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Айдар Метшин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Аксубай волонтерлары белән очрашты

Аксубай районына эш сәфәре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килде.

Очрашу кысаларында кыска вакытлы ялда булган махсус операциядә катнашучылар белән түгәрәк өстәл узды. РФ Дәүләт Думасы депутаты район башлыгы белән волонтерлар янына барды, яңа төзелеп килүче ачык футбол кыры мәйданчыгында булды.

– Бүгенге көндә махсус операция зонасында, районнан китүче 201 аксубайлы бар, гәрчә алар күбрәк – якташларның күбесе башка шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә эшләп, мобилизацияләнде яисә контракт төзеп китте, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов. – Бездә эш җайга салынган: без мобилизация буенча ярдәмче аша үзебезнең һәр яклаучыбыз белән элемтәдә торабыз, гаиләләренең ихтыяҗларын беләбез, проблемаларны хәл итәбез. Яклаучыларның гаиләләренә район җитәкчеләре беркетелгән, алар үтенечләргә җавап бирәләр һәм килеп туган мәсьәләләрне чишүдә булышалар.

Айдар Метшин һәм Камил Гилманов чәй табыны артында ялда булган махсус хәрби операциядә катнашучылар белән аралаштылар, аларның хәрби көнкүрешләре, дәүләт ярдәме чаралары, гуманитар ярдәм, үзләренә һәм гаилә әгъзаларына нинди ярдәм кирәклеге турында сораштылар.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның өчесе – мобилизацияләнүче, берсе – контрактчы. Ир-егетләр Авдеевка, Угледар, Херсон юнәлешләрендә сугыша. Икесе яралану сәбәпле ялда. Өченчесе махсус хәрби операция барышында дүрт тапкыр контузия алган, ул өлешчә мобилизацияләнгән уллары артыннан махсус хәрби операциягә үзе теләп киткән. Егетләрнең икесе – сапер, берсе штурм бригадасы разведротасында хезмәт итә.

– Яраланганнан соң аягымда, мускулда ядрә кыйпылчыгы калды, аягым бөгелми, ялда булган вакытта аны алдырасы иде, мәсьәлә хәл ителмәде, ә ял тәмамланып килә, – дип сөйләде «Чуаш» позывнойлы ир.

«Медведь» позывнойлы икенче мобилизацияләнүченең, яраланудан тыш инфаркт булган. Әлегә ул табиблар комиссиясе карарын көтә.

«Ярый» позывнойлы өченче катнашучы район башлыгыннан әнисе өчен утын хәзерләүдә ярдәм сорады.

«Композитор» махсус хәрби операция авырлыгын өчләтә кичергән хатынына ярдәм итүне сорады, чөнки үзеннән башка уллары Денис белән Делюс та хезмәт итәләр, бары тик кечкенә уллары гына калган.

– Сез чын Ватан сакчыларын тәрбияләгәнсез, – дип билгеләп үтте Айдар Метшин.

РФ Дәүләт Думасы депутаты махсус хәрби операциядә катнашучыларның хезмәт урынында хокуклары бозылмыймы, хәрбиләргә түләүләргә кагылышлы эшнең ничек торуы белән кызыксынды.

Яклаучылар махсус хәрби операция башында тәэмин ителеш белән проблемаларның булуы, ә хәзер барысының да җайга салынуы турында сөйләделәр. Өстәвенә районнан җибәрелгән гуманитар ярдәм дә булыша. Ир-атлар, арыганлык, талчыгу сизелүгә карамастан, җиңүнең инде якынлашып килүенә өметләнәләр.

Табын артында яклаучыларга махсус хәрби операция зонасында очрашырга туры килгән башка проблемалы моментлар турында ышанычлы сөйләшү булды. Айдар Метшин һәм Камил Гилманов барлык мәсьәләләрне дә үз компетенцияләре чикләрендә шәхси контрольгә алдылар.

РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм район башлыгы ел ярымнан артык волонтерлар эшләгән Яшьләр үзәгендә булдылар.

Бинага керү юлында чираттагы маскировка челтәре җәелгән иде – халык сайлаучысын аның сыйфаты һәм зурлыгы таң калдырды. Әмма Айдар Рәис улын барыннан да бигрәк залда башкарылган эшләр гаҗәпләндерде. Монда эш кайный. Станокта маскировка челтәрләре үрү өчен тасмалар кисәләр, хатын-кызларның икенче төркеме киемнәр кисү белән мәшгуль, ә өченчеләре противодрон плащлар тегәләр, дүртенчеләре яшеренү челтәрләре үрәләр. Өстәвенә, волонтерлар арасында, фронтка яшеренү челтәрләре үреп ярдәм итү өчен, көн саен Трудолюбоводан дистәләгән чакрым юл узып килгән Надежда Сулбаева кебек яклаучыларның әниләре дә бар.

Монда ук РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм район башлыгы яклаучының әнисе һәм хатыны белән очрашып, сөйләште.

Айдар Рәис улы ир-атларның элемтәгә ничек чыгулары турында сорашты, мохтаҗлык һәм проблемалар белән уртаклашуны сорады.

Солдатның әнисе, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгеллеген белдерде һәм: «Сугыш тизрәк бетсен иде», – дип өстәп куйды. Ә яклаучының хатыны иренең инде ярты ел элемтәгә чыкмавы һәм аны эзләүдә РФ Оборона министрлыгы аша ярдәм күрсәтүен сорады.

Айдар Метшинны җирле Кулибин Валерий Сидоркин тарафыннан эшләнгән тукыма тасмалары кисү өчен станок кызыксындырды.

–Бу станокны патентлаштырырга кирәк, – диде Айдар Рәис улы, һәм үзенең ярдәмчесенә «уйлап табуны» видеога төшерергә һәм остадан аны ничек ясарга кирәклеген белешергә кушты.

Чөнки бөтен Россия буенча меңләгән волонтерлык пунктында челтәр үрү өчен тукыманы кулдан кисәләр, моңа өстәмә халык ресурслары һәм вакыт сарыф ителә.

Аксубай волонтерлары кунакларны тагын махсус хәрби операция башыннан бирле ни белән шөгыльләнүләре белән дә гаҗәпләндерделәр – бу яшеренү челтәрләре дә, антидрон плащлар да, футболкалар да, җылы киемнәр тегү дә, окоп шәмнәре ясау да. Монда ук солдат өчен посылкалар җыялар, алар үтенече буенча кирәкле малютка-кер юу машиналары, вентиляторлар һәм махсус хәрби операция шартларында көнкүрешне тәэмин итү өчен кирәк булган башка күп кенә нәрсәләр җыела.

Районнан махсус хәрби операция зонасына – 17 тапкыр, Казанга мобилизацияләнгән кешеләрне җыю пунктына – өч тапкыр, Лисичанскның тыныч халкына ике тапкыр гуманитар ярдәм кәрваны җибәрелде.

Волонтерлар кулы белән бу вакыт эчендә районның төрле почмакларында 426 маскировка челтәре – 26, 5 километрдан артык әзерләнгән. Яшьләр үзәгенә көн саен эшкә килгән кебек йөрүче кисүчеләр һәм тегүчеләр кулы белән 46 маскировка костюмы, 126 антидрон плащ, 315 футболка, 172 флис кофта, 70 йоклау капчыгы тегелгән. Район халкыннан махсус хәрби операция зонасына – 745, сугышчыларның туганнарыннан һәм якыннарыннан – 690 исемле, бәхетле солдатка 85 посылка җибәрелгән.

Гомумән алганда, ялга кайтучы егетләргә шәхсән тапшырылган махсус чараларны һәм автомобильләрне санамаганда, 17 йөк партиясе белән яклаучыларыбызга 78 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән.

Айдар Метшин Аксубай районының яклаучыларга күрсәткән гуманитар ярдәмнең масштабына, Яшьләр үзәгенең зур булмаган бинасында волонтерларның бер юнәлеш буенча гына түгел, ә берничә юнәлеш буенча төгәл, җайга салынган эше оештырылуына сокланды.

– Бүгенге көндә сезгә нинди ярдәм кирәк? – дип кызыксынды хатын-кызлардан депутат.

Волонтерлар яшеренү челтәрләре үрү өчен нибары ике төргәк тукыма калганын, ә аларга ихтыяҗ арта баруын һәм сыйфатлы тегү машинасы сатып алу начар булмас иде, дип сөйләделәр.

Шул вакытта Айдар Рәис улы уйлап та тормыйча волонтерларга йөз мең сум акча күчерде. Ә Камил Камал улы якын көннәрдә хатын-кызларга тегү машинасы бүләк итәчәген вәгъдә итте.

Волонтерлар күзендә шатлык яшьләрен күрергә кирәк иде. Без дә аларны тыеп кала алмадык.

– Һәрвакыт җиңүне, шул исәптән тыл да тәэмин иткән, ә сезнең сакчыларның ул ышанычлы, – дип нәтиҗә ясадылар кунаклар.

Аксубай волонтерларыннан истәлеккә Айдар Метшинга махсус хәрби операция өчен киемнәр тегүчеләрнең кайгыртучан куллары белән тегелгән футболка бүләк иттеләр.

Айдар Метшинның районга сәфәре Аксубай шәһәр тибындагы бистәсендә универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү программасы буенча төзелеп килүче ябык футбол манежында булу белән тәмамланды. Бу объектны районда Республика көненә тапшырырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев