Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аерылып торган тармак хезмәткәрләре бүләкләр алды

Аксубай муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы тәмамланганнан соң бүләкләү тантанасы булды.

Район башлыгы Камил Гилманов Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллинага янгын эшен пропагандалауда һәм ирекле янгын сүндерү сагы бүлекчәләрен үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы Баш Идарәсе Рәхмәт хатын тапшырды.

Сайлауларны оештыруда күрсәткән хезмәтләре өчен территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Сиринә Хәйретдинова Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесен алды.

8 чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларга әзерлек һәм үткәрү буенча нәтиҗәле һәм актив эше өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатына 602нче номерлы Трудолюбово участок сайлау комиссиясе рәисе, Трудолюбово авыл җирлеге башкарма комитетының бухгалтер исәбе буенча баш белгече Елена Ягудина лаек булды.

Намуслы хезмәте һәм ягулык-энергетика комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән «Сетевая компания» АҖ филиалы Чистай электр челтәрләренең 4 разрядлы оператив-күчмә бригадасы электромонтеры Рәфис Сәлаховны бүләкләделәр.

Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышларда II урын өчен Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина һәм КДНның баш белгече Марат Сафин җитәкчелегендәге команда Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы Дипломына лаек булды.

Күпъеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри бурычларын намуслы башкарганы өчен Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев