Административ биналарны бизә һәм Башкарма комитеттан бүләк ал
Анда оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр, авыл җирлекләре, авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары катнаша ала.
Биналарны, оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр территориясен яңа елга бизәү бина фасадын «Яңа 2025 ел белән» дюралайт яисә башка төрле төстәге утлар, гирляндалар белән бизәүне үз эченә ала. Бина территориясе Яңа ел чыршысы, кардан һәм боздан ясалган Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары сыннары һ.б. белән бизәлгән булырга тиеш.
Район оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында, милек рәвешләренә бәйсез рәвештә, яңа ел бизәлеше өч номинациядә биш баллы системада бәяләнәчәк:
1. Район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре, шул исәптән «Юность» универсаль спорт залы, «Дельфин» йөзү бассейны, «Хыял» балалар приюты, Балалар сәнгать мәктәбе, Спорт мәктәбе, Аксубай универсаль технологияләр техникумы арасында;
2. Районның гомумбелем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, шул исәптә «Башлангыч мәктәп+балалар бакчасы» комплекслары арасында;
3) Авыл җирлекләре, авыл мәдәният йортлары, авыл клублары арасында.
Призлар: I урын өчен – 8 000 сумга көнкүреш техникасы, II урын өчен – 6 000 сум, III урын өчен – 4 000 сум.
Яңа 2025 елның иң яхшы бизәлеше буенча оештыру комитеты тарафыннан авыл җирлекләре буенча кабул итү 2024 елның 20-25 декабрендә уздырылачак, җиңүчене утырышта тавыш бирү юлы белән билгеләячәкләр.
Җиңүчеләрне 2024 елның 31 декабрендә 21:00 сәгатьтә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең үзәк мәйданында бүләкләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев