“Ачык ишекләр” көне оештырыла
Роспотребнадзор эшмәкәрләр белән очрашу үткәрә.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен бердәм “Ачык ишекләр” көне оештыра.
Консультацияләрне 2022 елның 19 гыйнварында 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Аксубай районы, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Мазилин урамы, 86 йорт адресы буенча алырга мөмкин.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшмәкәрләрне бердәм “Ачык ишекләр” көнендә кабул итү 8 (843) 45-2-08-83, 7 (843) 45-2-19-71, 8 (843) 44-2-74-55 телефоннары аша алдан язылу буенча гамәлгә ашырылачак, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны әйтеп үтәргә кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев