АЧСның районда таралуына юл куймаска
Аксубай районында африка дуңгыз чумасы буенча чикләү чаралары билгеләнде.
ТР территориясендә Яңа Чишмә районының аучылык хуҗалыгында кыргый кабан дуңгызларында африка дуңгыз чумасы вирусы табылган. (Африка дуңгыз чумасы – ул бизгәк, тире цианозы һәм эчке органнарның көчле геморрагик зыян күрүе белән характерланган дуңгызларның югары контагиоз вируслы авыруы).
ТР Президенты Указы белән, килеп туган киеренке вәзгыять белән бәйле, 2021 елның 5 июленнән Татарстанның кайбер районнарында чикләү чаралары (карантин) билгеләнде. Шул исәптән, күзәтү зонасына кергән Аксубай районында да.
– Чикләү чаралары нигезендә күзәтү зонасында дуңгызларны үрчетү, симертү, сую өчен сатып алу, аларның продукциясен сату тыела, – дип аңлатты район ветберләшмәсе җитәкчесе Александр Мясников. – Дуңгызларны ташу, күчерү, туплау белән бәйле авыл хуҗалыгы ярминкәләре, күргәзмәләр, сәүдә һәм башка чаралар үткәрү, дуңгызларны ачык һавада, шулай ук түбәсе ябык абзарларда йөртү, дуңгызларны сатып алу, аларның продуктларын эшкәртү, кыргый кабан дуңгызларын аулау тыела.
Килеп туган вәзгыятьтә ветеринария хезмәте терлекчелекне альтернатив алып барырга (мөгезле эре терлек, кош-корт, башка төр маллар асрарга) тәкъдим итә. Хуҗалыкта сугым өчен өлгергән дуңгызлар асралганда, аларны мөмкин кадәр иртәрәк суярга киңәш ителә.
АЧС йоктырудан саклану өчен, урманнан кайтканнан соң, йорт хайваннары янына чыкканчы, өс киемнәрен һәм аяк киемнәрен алыштырырга кирәк, терлекләргә азыкны пешереп кенә бирергә. Сатучылардан терлекләрне һәм терлек азыгын тиешле документлардан башка алмаска. Дуңгызларның күпләп үлүе очракларында районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев