Ә ул туган телне укытырга хыялланган
Иске Тимошкино мәктәбен тәмамлагач, Людмила Селиванова документларын Чабаксар шәһәре педучилищесына тапшыра.
Әмма язмышның кызга үз планнары була. Август ахырыда, кыз инде «чемодан өстендә утырганда», мәктәп директоры, аны чакыртып, Тарханка башлангыч мәктәбенә укытучы кирәк, дип, белдерә.
1981 елның 1 сентябрендә Людмила Селиванова эшкә керешә. Ул укытып кына калмый, аңа азкомплектлы мәктәпне җитәкләргә дә туры килә. Ике сыйныф белән берүк вакытта эшләргә туры килә.
1982 елда кияүгә чыга һәм фамилиясен алмаштыра. Балалар туа ... Әмма инде хәзер Людмила Михайловна Морозованың декретта утырырга вакыты булмый ... Өстәвенә, тиешле белем алырга да кирәк була.
Ул Бөгелмә педагогия училищесына читтән торып укырга керә. Әмма анда алган белем аны канәгатьләндерми. Үзенең дүрт баласына да күп игътибар бирергә кирәк булуга карамастан, авыл мөгаллимәсе Яр Чаллы педагогия университетында югары белем ала.
Вакыт уза, мәктәп күзгә күренеп искерә. Мөдир аның яңа бинасын төзүгә күп көч куя. 1996 елда, дәүләт өчен иң авыр чорда, яңа мәктәп үз ишекләрен ача. Шуннан бирле белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү йомгаклары буенча мәктәп ел саен призлы урыннар ала. Ул һәрвакыт чәчәкләргә күмелеп утыра, җитәкче уку өчен генә түгел, тәрбияләнүчеләргә уңайлы булсын өчен дә барлык шартларны тудырырга тырыша.
Бу мәктәп бусагасын атлап кергәндә Людмила Михайловна, 30 ел дәвамында хезмәт кенәгәсендә «Тарханка башлангыч мәктәбе мөдире һәм укытучысы итеп билгеләргә» дигән бердән-бер язу булачагы турында уйлаганмы икән? Һәм, әлбәттә инде, үзе белем биргән укучыларының хезмәттәшләре буласын күз алдына да китерә алмаган.
2003 елда Тарханка башлангыч мәктәбе Иске Ильдеряк урта мәктәбенә кушыла, һәм мөгаллим анда педагог-оештыручы булып эшли башлый. Хәзер инде яңа буын укучылар аны үз итә, чөнки Людмила Михайловна беркайчан да беркемне дә аермый, барысына да бертөрле карашта була.
–Үз эшенең остасы, иҗади эзләнү, инициатива, хезмәт сөючәнлек һәм ярдәмчеллек – Людмила Михайловна Морозованың төп сыйфатлары, – дип билгеләп үтәләр район мәгариф бүлегендә.
Укытучы-оештыручының компетентлыгы турында төрле дәрәҗәдәге грамоталар сөйли, ә аның тәрбияләнүчеләренең төрле бәйгеләрдә яулаган казанышлары турында язу өчен газета битләре җитмәячәк.
Педагог буларак, Людмила Морозова – Татарстан Республикасы Дәүләт имтихан тапшыру комиссиясе әгъзасы, җәмәгатьче буларак ТРда ЧНКА әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев