Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

95 яшьлек ветеран Россия Президентының котлавын рәхмәт укып кабул итте

Котлау адресы текстын район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин укыды.

– Сезнең тормыш юлыгыз авыр, кыенлыклар һәм сынаулар белән тулы булган, – дип мөрәҗәгать итте юбилярга район хакимияте вәкиле. – Бөек Ватан сугышы елларында сез фидакарь хезмәт белән Җиңүне якынайткансыз, ә сугыштан соңгы чорда сугыш җимергән халык хуҗалыгын, шул исәптән турыдан-туры район икътисадын торгызуга лаеклы өлеш керткәнсез.

Илшат Заһидуллин ветеранга районның беренче җитәкчесеннән бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Әбекәйне җирле хакимият органы башлыгы Газинур Дәүләтшин да җылы котлады.

Шәмселниса Натиевага күп сынаулар аша узарга туры килә. Туган авылы Иске Кыязлыга сугышның тәмамлануы турында хәбәр килгәнчегә кадәр үк, яшь чагында, ул торф чыгару урыннарында, урман хәзерләүдә намуслы хезмәт куя. Җиңүгә ышаныч салкын һәм ачлык вакытларын сабыр итеп кичерергә ярдәм итә.
Сугыштан соң авылда тормыш әкренләп җайлана башлый. Шәмселниса Хамәтсафа кызы Вахитов исемендәге колхоз фермасында эшли башлый. Аның төркемендә сөт күрсәткечләре иң яхшыларның берсе була. Гаилә тормышы уңышсыз килеп чыга һәм ул кызлары Әлфия белән Әминәне ялгызы тәрбияләп үстерә. Шулай да яшь хатын бәхетле була, сынатмый.

Ике бала анасы өйдә дә, эштә дә өлгерә. Бүген кызлары үз йортларындагы учакның беркайчан да сүнмәвен һәм зур казанда һәрвакыт тәмле ризыклар пешкәнен аерым җылылык белән искә алып сөйлиләр.

Соңрак Шәмселниса Хамәтсафа кызына яшь терлекләрне карауны ышанып тапшыралар. Бозау караучы булып эшләгәндә дә аның хезмәт күрсәткечләре югары була. Табигатьтән зирәклеккә ия булганга, ул бу эшне дә зур җаваплылык белән башкара.

Лаеклы ялга чыккач ветеран ныклап торып бакчачылык белән шөгыльләнә башлый. Һәм монда да күршеләре аның барысы да яхшы килеп чыгуына гаҗәпләнләр. Биш ел элек туксан яшьлек юбилеена килгәч, без моңа үзебез инанган идек. Ул бәрәңге, суган, кабак, кишердән мул уңыш үстергән иде. Бүген дә, шактый бирешсә дә, Шәмселниса Хамәтсафа кызы өендә ялгызы гына яшәүне кулайрак күрә. Ә кызлары исә көн саен аның янына килеп йөриләр.

Алты оныгы, унөч оныкчыгы һәм әлегә бердәнбер булган оныкчыгының баласы Айшә әбекәйнең зур горурлыгы. Районнан килгән кунакларга да юбиляр иң беренче алар турында дәртләнеп сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев