Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

9 АЙДА – 3300 КАГЫЙДӘ БОЗУЧЫ

Ел башыннан район юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 3300 очрагы ачыкланган.

Бу сан артында йөзләрчә кешенең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу тора. 43 машина йөртүче тиешле тәртиптә теркәлмәгән автомобиль белән идарә иткән, 186 сының – үзе белән документлары булмаган, 327 се – җитешсезлекләре булган  яки трнспорт чарасына идарә итүне тыйган шартлар булган килеш машина руле артына утырган, 72 машина йөртүче – автомобиль тәрәзәләрен караңгылату кагыйдәләрен үтәмәгән, 6 сы – светофорга игътибар итмәгән, 213 е – иминлек каешын эләктермәгән. Полиция хезмәткәрләре кешеләрне ташу, шул исәптән махсус иминлек чараларыннан тыш утыртып йөртү кагыйдәләрен бозуның 34 очрагын теркәгән, 323 транспорт чарасы хуҗасының – ОСАГО иминият полисы булмаган яки аңа кертелмәгән килеш хәрәкәт иткән.

653 машина йөртүчене – юл билгесе таләпләрен бозган өчен, 51 ен – инвалидлар өчен билгеләнгән тукталыш яки машина кую өчен бирелгән урыннарда туктау кагыйдәләрен бозган өчен, 253 ен – машиналарын тротуарда яки җәяүлеләр юлында калдырган өчен, 34 машина йөртүчене – идарә итү хокукы булмаган һәм аннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасына идарә иткән өчен, 124 ен – штраф түләмәгән өчен, 65 ен – автомобиль руле артына исерек хәлдә утырган өчен административ беркетмә нигезендә җәзага тартканнар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 132 җәяүле һәм пассажирга да җәза бирелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев