42 ел шахтада хезмәт куйган
Аксубайда яшәүче хезмәт ветераны Гариф Исмәгыйлев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Ул – катлаулы, әмма кызыклы язмышлы кеше.
Аның тормышында утызынчы елларда хакимиятнең социаль сәяси карарлары чагылыш тапкан. Ул – репрессияләнгән кешенең улы, Кемерово өлкәсендә туган. Исмәгыйлевлар өч бала белән Себергә сөреләләр. Ул елларда моңа охшаш хәлләр актив гамәлдә була – зур террор беркемне дә кызганмый. Соңыннан, 1938 елда әтиләрен кулга алалар, аңа карата ату маддәсен кулланалар. Ә аның хатынын һәм дүрт баласын туган ягына – Татарстан АССРның Саба районына озаталар.
Гариф үзенең кече ватанында үсә, армиядә хезмәт итә. Әнисенә салым түләргә кирәк булганга, ул вакытта акча булмый һәм егет акча эшләп табу нияте белән Кузбасска китеп, Осинники шәһәренең “Капитальная” шахтасына эшкә урнаша.
Гариф Исмәгыйлев 42 ел буена бер участокта, бер бригадада, бер сменада хезмәт куя. Җаваплы кеше буларак, звено җитәкчесе итеп билгеләнә. Ветеранның бик күп бүләкләре бар. Шул исәптән III дәрәҗә “Шахтер даны” ордены да. Фидакарь хезмәте өчен шахтер һәр бишьеллык саен бүләкләргә лаек була.
Хатыны Саҗидә Нургали кызы белән алар шахтада эшләгән вакытта танышалар, өйләнешәләр. Ул аның якташы, Балтач районыннан, гаиләсе белән Кемерово өлкәсенә килгән була. Исмәгыйлевлар өч балага гомер бүләк итәләр. Ир белән хатын Аксубай районына 2002 елда инде лаеклы ялда булганда күченәләр.
Олы кызлары безнең районда яши башлаганчы, алар Аксубайның кайда икәнлеген дә белмиләр. Кызлары Сәвия безнең районга кияүгә чыга, ә ул ире һәм кызы белән Омскида яшәгән сеңлесе Люцияне дә үз янына яшәргә чакыра. Бертуган абыйлары да Татарстанга күченә (ул Яр Чаллы шәһәрендә яши). Кызлар, олыгайган көндә әти-әниләре өчен күңелләре тыныч булсын өчен, аларны да Аксубайга күчеп килергә өндиләр. Шулай итеп, Кемерово кешеләре аксубайлылар булып куялар. Кызларны районда яхшы беләләр. Сәвия Мөдәрис кызы дәүләт иминиятләштерү оешмасында күп еллар эшләде. Люция – район хастаханәсендә ихтирамга лаек белгеч, районның сәламәтлек саклау өлкәсенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Унике ел элек әниләре вафат булган. Гариф Шәймәрдан улы кече кызы гаиләсе белән яши. Люция, медик буларак, аның сәламәтлеге турында кайгыртып тора, аны кадер-хөрмәт белән тәрбияли.
Юбилей көнендә өйдә күп кунаклар җыелды, туганнары килде. Тантана гаеплесенә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте, аңа район башлыгының котлау хатын, бүләкләр тапшырды.
– Сезгә чын күңелдән бәхет һәм сәламәтлек телим, – диде ул. – Сезгә 95 яшьлек туган көнегезне дә шундый ук рухта, күңел күтәренкелеге белән, балалар һәм оныклар белән бергәләп каршыларга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!
Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Горбуновтан да юбиляр адресына тәбрикләү сүзләре яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев