33 ел сайлау кампанияләрендә
Кичә район территориаль сайлау комиссиясе ветераны Шәүкәт Нургалиев юбилеен билгеләп үтте.
Тантана сәбәпчесен беренчеләрдән булып район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин котлады. Ул аңа район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
– Хезмәтегез һәм эштә үзара хезмәттәшлек өчен бик зур рәхмәт сезгә, Шәүкәт Хәбибрахман улы. Сайлау компанияләрендә сезнең 34 еллык тәҗрибәгез – бәяләп бетергесез, – дип рәхмәт белдерде юбилярга Илшат Заһидуллин.
Аксубайлылар Шәүкәт Хәбибрахман улын ачык, аралашучан, игелекле һәм ярдәмгә килергә әзер булган кеше буларак беләләр. Ул кайда гына эшләсә дә, аның турында һәрчак гыйлемле белгеч, ышанычлы иптәш итеп сөйлиләр.
Юбиляр Алга поселогында туган, мәктәптән соң агроном-оештыручы белгечлеге алган. Аның хезмәт биографиясе «Октябрь» колхозында тракторчы булып эшләүдән башлана. Агроном дипломы алгач ул туган хуҗалыгына кайта һәм белгечлеге буенча эшли башлый, аннары «Восход» совхозына баш агроном итеп билгеләнә. Авыл хуҗалыгы тармагында үзен уңышлы күрсәтеп, җирле үзидарә органнарында эшли башлый. Башта Иске Кармәт авыл советында, аннары район хакимиятендә оештыру бүлеге мөдире булып. Өч ел ул май заводы директорының тәэмин итү буенча урынбасары булып тора, нефть тармагында да эшләргә туры килә аңа.
Әмма кайда гына эшләсә дә, бу елларда Шәүкәт Нургалиев һәрвакыт сайлау комиссиясенең алыштыргысыз әгъзасы булып торды.
Ул утыз елдан артык районда референдумнар һәм барлык дәрәҗәдәге сайлауларны оештырды, шул исәптән Президент сайлауларын да. Округ сайлау комиссиясе составына да керде. Күпьеллык хезмәте өчен республика Рәхмәт хатлары һәм Грамоталар белән генә түгел, ә Россия Федерациясе Үзәк сайлау комитетының Грамотасы һәм медале белән дә бүләкләнгән.
Шәүкәт Хәбибрахман улы – үрнәк гаилә башлыгы, тормыш иптәше белән уллары Илшатны тәрбияләп үстергәннәр, оныклары Зәринә һәм Айшәнең уңышларына сөенеп яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев