Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

300 абитуриент Татарстанның медицина уку йортларына керә алачак

Урта белем бирү йортларында уку өчен 1,5 мең максатчан урын бүлеп бирелә.

2019 елда Татарстанда абитуриентларга медицина югары уку йортларында уку өчен – 300 һәм урта белем бирү йортлары 1,5 мең максатчан юнәлеш бүлеп бирәчәкләр. Бу хакта иҗтимагый совет утырышында Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов әйтте.

“Татарстанда кадрлар җәлеп итү буенча эш дәвам итә. Яртыеллык йомгаклары буенча бу күрсәткеч пландагы 82,1 проценттан 82 процент тәшкил итә”, - диде спикер.

Министр урынбасары әйтүенчә, Татарстан Хөкүмәте грантларын тәкъдим итү программасы буенча 24 белгеч 500 мең сум күләмендә акчалата компенсация алган. Бу акча торак шартларын яхшырту өчен тотыла. Моннан тыш, яшь белгечләргә ай саен өстәмә 1,7 мең сум түлиләр. Бу сумма эшнең беренче өч аенда түләнә. Шулай ук хуҗалык төзекләндерүе өчен бер тапкыр 21,5 мең күләмендә акча бирелә. Яшәү урыны белән ярдәм күрсәтелә.

“Компенсация түләүләре бирә торган тагын бер программа бар. Ул “Земский доктор” һәм “Земский фельдшер” программалары. Быел бу программа буенча 84 табиб һәм 10 фельдшер җәлеп итәргә телибез”, - диде Илдар Фатыйхов.

Моннан тыш, министр урынбасары сүзләренчә, Татарстандагы медицина хезмәткәрләре чит ил клиникалары базасында стажировка уза. Хәзерге вакытта 18 табиб Германия һәм Нидерландның әйдәп баручы хастаханәләренә җибәрелгән.

  • Татарстан халкы республика хастаханәләренең эшчәнлеген биш баллы шкала буенча, 4,8 баллга бәяләгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев