30 мартка һава торышы һәм ай календаре
30 мартка һава торышы һәм ай календаре.
30 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә -4..-9°, аязганда -10..-15°, көндез +5..+10° градус булачак. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.
Кимүче ай, ай үлчәү йолдызлыгында.
Кара суган чәчү өчен уңышлы чор. Чәчәк, томат һәм борыч рассадаларын аерып утыртырга була.
Чыганак:intertat.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев