Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

245 мең сумлык шалтырату

Мошенниклар янә законсыз рәвештә район халкының ачкаларына хуҗа була. Алар 47 яшьлек ханымга 245 мең сумлык кредит рәсмиләштергәннәр.

«Исәнмесез, без Дәүләт хезмәтләрен хуплау хезмәтеннән. Сезнең мәгълүматларыгыз искергән, аларны яңартырга кирәк». Бу сүзләр танышмы? Бу мошенниклар сезнең шәхси мәгълүматларыгызны һәм акчагызны кулга төшерү өчен кулланган гадәти сценарий.

Алар үзләрен дәүләт учреждениеләре, банклар хезмәткәрләре, мобиль операторлар итеп таныталар, ышандырыр өчен төрле хәйләләр эзләп табалар. «Тарифны яңарту», «мәгълүматларны яңарту», «мөһим мәгълүмат» – боларның барасы да сезне кармакка җәлеп итү. Ә аларның максаты – сездән Дәүләт хезмәтләренә керү өчен логин, пароль, код алу, банк картасы номерына ия булу, кыскасы, сезнең цифрлы тормышыгызга керергә һәм сезнең хисапка баерга мөмкинлек бирә торган бар нәрсәне кулга төшерү.

Бу хәйләләргә бирелмәгез! Хәтерегездә тотыгыз, хәтта телефон трубкасындагы тавыш сезгә таныш кебек тоелса да, беркайчан да, беркемгә дә шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәгез. Банклар, дәүләт учреждениеләре, мобиль операторлар хезмәткәрләре беркайчан да сездән мондый мәгълүматларны телефон аша бирүегезне сорамаячаклар.

Сезнең куркынычсызлыгыгыз, сезнең кулда. Уяу булыгыз, телефоннан «матур» тавышларга ышанмагыз. Әгәр сездә шик туган икән, һәрвакыт банк офисына, мобиль операторга, яисә дәүләт хезмәтләренең рәсми сайтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

– Исегездә тотыгыз, куркынычсызлык – вируска каршы программа урнаштыру гына түгел, ә үз мәгълүматларыңа аңлы мөнәсәбәт тә, – дип кисәтә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев. – Мошенникларга үзегез өчен финанс проблемалары булдырырга мөмкинлек бирмәгез. Чөнки бит санаулы минутларда сезнең исемгә кредит рәсмиләштерергә, микрозайм алырга мөмкиннәр, алар буенча бурычларны түләү сезнең җаваплылык зонасы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев