Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

22 яшендә бүлекчә белән җитәкчелек итә

Батырлык ордены белән “Бэха” позывнойлы якташыбыз бүләкләнде

Запорожск өлкәсе Работино районында штурм гамәлләре турындагы репортаж барлык телеканалларда да күрсәтелде – андагы кискен бәрелешләрдә аксубайлы да турыдан-туры катнашты.

“Бэха” аның подразделениесенең бурычы – штурм төркемнәре хәрәкәтеннән соң ныгыту, аларга хәрби операцияне уңышлы башкару өчен ярдәм күрсәтү дип сөйләде.

– Сугышчылар барысын да җиренә җиткереп үтәделәр, дошман башын күтәрмәде, безнекеләр килеп, позицияләрне алдылар. Анда ниләр булганын бик яхшы күрдем, дошман гомумән бернинди каршылык күрсәтә алмады. Һәм бу аның мораль һәм сугышчан рухының кискен төшүен белергә мөмкинлек бирә, – дип уртаклашты сугышчы.

Ул вакытта 22 яшьлек “Бэха” ротаның яраланган командиры вазифаларын үтәгән һәм кул астындагы сугышчылар белән ахырга кадәр барган, ә кире чыкканда яу кырыннан яралыны алып чыккан.

Һөҗүм итүче батальондагы сугышчыларны “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләгәннәр, ә безнең якташыбыз “Батырлык ордены”на лаек була.

Махсус хәрби операция зонасында ул 2023 елның сентябреннән. Иске Мокшино мәктәбен тәмамлаганнан соң, егет бер генә һөнәр – хәрби булу турында гына хыяллана.

Чыгарылыш укучысы Советлар Союзы маршалы К.К. Рокосовский исемендәге Жуков орденлы Ерак Көнчыгыш югары гомуми гаскәр команда училищесына укырга керә.

Аны тәмамлагач, Чечен Республикасына хезмәт итү өчен җибәрелә. Ә ике айдан соң – махсус хәрби операция зонасына.

– Горурланабыз, әлбәттә, әмма борчылабыз да. Еш кына улыбыз элемтәгә чыкмый, һәр шалтыратуны, һәр смсны көтәбез. Ул безгә бу минем эшем дип кенә әйтә, – дип уртаклашты геройның әтисе Анатолий Петрович.

Үзләренең якташлары белән кече ватанында да, туган Иске Мокшино мәктәбендә дә горурланалар.

– Петр – безнең иң яхшы чыгарылыш укучыларыбызның берсе – укуда да үзен яхшы яктан гына күрсәтте, олимпиадаларда катнашты, спорт белән дә шөгыльләнде – волейбол, баскетбол уйнады – мәктәп җыелмасы составында район һәм республика ярышларында мәктәп данын яклады, – дип сөйләде Иске Мокшино мәктәбе директорының тәрбия эше буенча урынбасары Татьяна Бикулова. – Укучыбыз өчен горурлык хисләре кичерәбез, максатчан булды, үз алдына бурычлар, максатлар куйды һәм аларга иреште. Телевизордан репортажны күз яшьләре белән карадым, бу безнең балалар, алар безнең Ватаныбызны яклыйлар. Ходай Тәгалә аларга исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев