Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

2023 елның сентябренә Россия мәктәпләрендә өченче сменаны тулысынча бетерәчәкләр

2021 елда Путин 2023/2024 елга барлык белем бирү учреждениеләрендә өченче сменаны ябу бурычын куйды.

Бу ел ахырына кадәр Россиядә 284 мәктәп төзеләчәк, бу 2023 елның сентябренә өченче сменаны тулысынча бетерү өчен кирәк, дип белдерде Россия вице-премьеры Татьяна Голикова. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Әлеге объектларны кулланышка кертү мәктәпләрдә укучылар санын өч сменада киметергә, ә 2023 елның 1 сентябренә өченче сменаны тулысынча бетерергә мөмкинлек бирәчәк», –  диде Голикова. Бу турыда ул мәгариф объектларын төзү һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә әйтте.

Ул 2025 елга Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә илдә кимендә 1,3 мең мәктәп төзелергә тиеш булуы турында искә төшерде. Голикова сүзләренчә, елның беренче кварталында 4,4 мең урынга исәпләнгән җиде мәктәп файдалануга тапшырылган инде.

Вице-премьер шулай ук киләсе ел азагына кадәр өч яшькәчә барлык балаларны да балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

«Алдагы елларда без бу күрсәткечне өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен тәэмин итә алдык, хәзер без өч яшькәчә барлык балаларны да урыннар белән тәэмин итәргә тиеш», – дип ассызыклады ул.

Искәртеп узабыз, 2021 елда Путин 2023/2024 елга барлык белем бирү учреждениеләрендә өченче сменаны ябу бурычын куйды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев