Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

11 нче гыйнвар – бөтендөнья «Рәхмәт!» көне.

Рәхмәт – «Йолдыз» хәйрия фонды проектында катнашучы бәләкәй кыз Леляның үз гомерендә әйткән иң беренче сүзе. Чынннан да, аның иң беренче әйткән сүзе «рәхмәт», ә аннан соң «әни», «әти» һәм «бир» сүзләре булды.

Балалар йортында тәрбияләнгән кечкенә кызчык Леля гаиләгә алынганчыга кадәр мәрхәмәтлелек төшенчәсен бөтенләй аңламый. Беркем белән дә аралашмый, үзен агрессив тота торган бала була. 

Ул - Татарстанда РФ президенты гранты ярдәмендә тормышка ашырыла торган «Башлангыч мөмкинлекләр» проектында катнашучы 10 баланың берсе. Сүз Россиядә 2020 нче елга кадәр тормышка ашырыла торган концепция турында бара.

Проект ата-аналарның актив катнашуына исәп тотып әзерләнгән. Казан шәһәренең башлангыч үсеш профильле үзәгендә Леля һәм аның әнисе Ольга Доронина өчен физиология терапевты, коммуникацияләр буенча белгеч, балалар табибы һәм башкалар катнашында махсус өч айлык программа эшләнгән.

Аңа кадәр Леля башка балалар, олылар белән аралаша белми, кешеләргә кулына ни эләксә шуны ыргыта, балалар бүлмәсендә почмакка басып сәгатьләр буе беркем белән дә сөйләшмичә тора яисә каты кычкырып йөгереп йөри. 

Башлангыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә әнисе белән бергәләп эшли башлагач, Леля башка балалар белән аралаша, сөйләшә, тәрбиягә алган әнисен яхшырак аңлый башлаган. Хәзер инде ул әнисе белән әйбәт итеп сөйләшә, өлкәннәр ярамый дип кисәткәндә каршылык күрсәтми, рәхмәт сүзен еш кабатлый. 

Гыйнвар аенда 2018 нче елның җәендә проектны тормышка ашыруга грант откан «Йолдыз» хәйрия фонды белгечләре яңадан башлангыч коррекция таләп ителгән 3 яшькә кадәр булган балаларны җыялар.Бу балалар бушлай курс үтәчәкләр. Проект кысаларында фонд тарафыннан 30 дан артык гаиләдә тәрбияләнүче 60 тан күбрәк бала тикшерелгән. 

«Йолдыз» хәйрия фонды Татарстанда дәүләт концепциясе кысаларында башлангыч ярдәм күрсәтүче бердәнбер оешма. Фонд белгечләре республикада балаларга башлангыч ярдәм күрсәтү тәртибен эшлиләр, методик база булдыралар, төрле тернәкләндерү һәм социаль яклау үзәкләрендәге белгечләрне башлангыч ярдәм күрсәтү технологияләренә өйрәтәләр.

2019 елда мондый ярдәм күрсәтүгә тагын да күбрәк гаиләләрне, балаларны җәлеп итү күздә тотыла. Җитлекмичә туган, ашату проблемасы (каты ризыкны кабул итә алмаучы), хәрәкәтләре чикләнгән , сөйләмендә тоткарлыклар булган һәм ДЦПлы балаларның әниләре дә ярдәмгә күбрәк мохтаҗ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев