Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

1 сентябрьдән студентлар өчен йөклелек буенча пособие күләме үзгәрәчәк

2025 елның 1 сентябреннән көндезге уку формасында белем алучы студент кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие исәпләү тәртибе үзгәрәчәк, хәзер аны Россия Социаль фонды билгеләячәк.

Моңа кадәр пособие күләме стипендиягә бәйле иде, хәзер ул хезмәткә сәләтле халыкның региональ яшәү минимумының 100 процентын тәшкил итәчәк.

Пособие йөклелек һәм бала табу буенча ялның бөтен чорында түләнәчәк, кагыйдә буларак, ул 140 көн дәвам итә. Шулай итеп, Татарстан Республикасында аның күләме 76 673 сум тәшкил итәчәк.

“Йөклелек – һәр хатын-кыз иртәгәге көнгә ышаныч тоярга тиеш чор ул. Тотрыклы ярдәм бала көткән студентларга аеруча мөһим икәнен аңлыйбыз. Кануннардагы үзгәрешләр пособиене гаделрәк һәм сизелерлек итте. Хәзер студентлар төбәктәге тормыш бәясен реаль чагылдыра торган түләү алачак,” – дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Йөклелек һәм бала табу буенча пособие хатын-кызларның башка категорияләренә дә билгеләнә:

  • рәсми рәвештә эшкә урнашканнарга;
  • предприятиеләрне бетерү аркасында эшсез калган йөкле яисә бала тапкан эшләмәүче хатын-кызларга;
  • ябылган компанияләрдән эштән киткән яисә үз коммерция эшчәнлеген япкан хатын-кызларга;
  • өч ай тулмаган баланы уллыкка алган хатын-кызларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев