1 сентябрьдән балалар бакчаларында үзебезнең әдәбият кына кулланыла
Хәзер мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре бары тик үзебезнең әдәбиятны, мультфильмнарны һәм сериалларны гына куллана ала.
Яңа белем бирү стандартларын нигезендә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең укыту программасына үзгәрешләр кертелгән.
Аерым алганда, 1 сентябрьдән башлап нәниләрне укыту дәвамлылыгы артты һәм ял чаралары расланды. Бу, нигез кыйммәтләренә таянып, сабыйларда Ватанга мәхәббәт, гаделлек, дуслык һәм гаиләгә карата хөрмәт хисләре тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Түбән Баланда балалар бакчасы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев