Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

1 мең сумлык акчада Казан Кремле һәм Болгар сурәтләнергә мөмкин

Россия Банкы директорлар советы яңартылган 1 мең һәм 5 мең сумлык купюраларның концепциясен раслады.

Татарстанның берничә объекты яңартылган 1 мең сумлык купюрада сурәтләнәчәк рәсемнәр шорт-листына кертелде. Бу хакта Үзәк Банк рәисе урынбасары Сергей Белов әйтте.

«Россия Банкы директорлар советы яңартылган 1 мең һәм 5 мең сумлык купюраларның концепциясен раслады. Хәзер эскизлар буенча, рәсемнәрнең детальләрен ясап бетерү эше алып барыла. Финалга чыккан символларны атый алам. Объектлар исемлеге шактый саллы булды, экспертлар төркеме тарафыннан утызга якын объект-символ тәкъдим ителде», – диде Белов.

Аның сүзләренчә, бер меңлек купюрада Казан Кремленең Сөембикә манарасы, Казан Кремле, «Шәһәрчек» тыюлыгы, «Казан» Гаилә үзәге сурәтләнергә мөмкин. Шулай ук Түбән Новгород кремле, Түбән Новгород ярминкәсе бинасы, Чкалов баскычы, Дәүләт Банкы бинасы, «Түбән Новгород» стадионы, Максим Горький һәйкәле (Вера Мухина эше), Идел елгасы тәкъдим ителгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев