Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда ХХ ау этләре күргәзмәсе узды

Аксубай районына Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән, Самара һәм хәтта Оренбург шәһәрләреннән аучылар җыелды.

Күргәзмәне оештыручылар – Аксубай аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте. Традицион күргәзмә Аксубай җирендә инде 20нче тапкыр узды һәм аучыларны, эт асраучыларны һәм ау этләрен яратучыларны берләштерде. Чара Сабантуй мәйданында узды.

Катнашучыларны сәламләп, җәмгыять рәисе Михаил Сулейманкин күргәзмәнең башлангычында торган, төрле елларда хөкемдарлык иткән һәркемне исемнәре белән искә алып атап үтте.

– Без алар нигез салган традицияләрне дәвам итәбез – этләр асрыйбыз, аларның токымнарны яхшырту өстендә эшлибез, елына бер тапкыр күргәзмә оештырабыз, бүген биредә класслы һәм югары класслы этләр, бигрәк тә узыш токымлы этләр җыелды, экспертлар үз бәяләрен бирәчәк, барысына да уңышлар, – дип теләде Михаил Сулейманкин.

20 ел эчендә районда үз экспертлары да барлыкка килгән, алар арасында Иске Үзидән Иван Казаков, ул узыш этләре буенча икенче категорияле эксперт, республика дәрәҗәсендәге эксперт сыйфатында беренче ел гына эшләми. Ә стажерлар арасында быел Казаннан Римма Ковалева чыгыш ясады. Күргәзмәнең мактаулы кунаклары арасында республика аучылар җәмгыяте вәкиле, кинолог Михаил Винокуров та бар иде.

Күргәзмәгә 29 эт килгән аларның һәрберсенең шәҗәрәләренә һәм аучылык биографияләре көнләшерлек.

Күп кенә этләрнең «чыгышы» Аксубайдан булуы сөендерә, бу безнең эт асраучыларның яхшы оештырылган нәсел эшен раслый. Этләрне ике категориягә бүлделәр: лайклар рингы һәм ау этләре. Экспертлар һәр этне токымга туры килү дәрәҗәсе, тышкы үзенчәлекләре һәм конституциясе буенча бәяләделәр.

– Нәтиҗәләр безнең өчен бик мөһим, чөнки болар барысы да эт паспортына кертелә һәм кинология оешмасына тапшырыла, – дип уртаклашты Оренбургтан килгән «Забава» кушаматлы эт хуҗасы Александр Алексеев. – Безгә бер яшь кенә, ләкин инде мәгълүматларыбыз яхшы, шуңа күрә аларның мөмкинлеген тагын да үстерәчәкбез һәм күргәзмәләрдә катнашачакбыз.

Михаил Сулейманкин да үзенең этен тәкъдим итте. Гаҗәп, әмма аның җиде яшьлек Корнет кушаматлы эте, хәтта характеры буенча да хуҗасы кебек тыныч һәм сабыр. Ул рингта акрын гына узды һәм хәтта чарада катнашучылар арасыннан үз тамашачыларын тапты. Корнет экспертлардан «бик яхшы» бәя һәм алтын значок алды.

– Үземнең «Верный» кушаматлы этемне бәяләү нәтиҗәләреннән бик канәгать, июнь аенда аңа ике яшь булачак. Мин аның белән ауга барам. Этләрнең ау сыйфатлары бик яхшы, – дип уртаклашты Нурлаттан стажы булган аучы Илдар. – Күргәзмә бик яхшы оештырылган, рингтан чыгарга өлгермәдек – аксубайлылардан бүләккә муенчак, грамота һәм алтын значок алдык.

Экспертларга, чыннан да, җиңел булмады, аучылык җәмгыяте җитәкчесе Михаил Сулейманкин әйткәнчә, нәселле ау этләре полкы елдан-ел арта.

Этләр күргәзмәсе һәвәскәрләрне һәм тамашачыларны елдан-ел күбрәк җәлеп итә. Күргәзмә тәмамланганнан соң, барысын да традицион ухага чакырдылар, аны инеш буенда, учакта әзерләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев