Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Уңыш аларның үзләренә бәйле

Бүгенге көндә "Аксубай" агрофирмасының товарлыклы-сөтчелек фермалары арасында Түбән Савруш авылында урнашкан "Чирмешән" бүлеге терлекчеләре зур нәтиҗәләргә ирешеп эшлиләр. Монда нигездә җирле кешеләр хезмәт куя. Бу ферма коллективын һәрвакыт бердәмлек, сөт җитештерү һәм бозауларны саклап калуда уңышларга һәм казанышларга омтылу аерып торды. Бу - Олег Мельников җитәкләгән бөтен терлекчелек коллективының максатка...

Бүгенге көндә "Аксубай" агрофирмасының товарлыклы-сөтчелек фермалары арасында Түбән Савруш авылында урнашкан "Чирмешән" бүлеге терлекчеләре зур нәтиҗәләргә ирешеп эшлиләр.
Монда нигездә җирле кешеләр хезмәт куя. Бу ферма коллективын һәрвакыт бердәмлек, сөт җитештерү һәм бозауларны саклап калуда уңышларга һәм казанышларга омтылу аерып торды.
Бу - Олег Мельников җитәкләгән бөтен терлекчелек коллективының максатка юнәлешле хезмәт нәтиҗәсе. Соңгы елларда биредә сөтлебикәләрне асрау шартлары күпкә яхшырды, технологик процесслар автоматлаштырылды. Терлекчеләр хезмәтен белеп һәм оста оештыру продукция алуны тотрыкландырган, фермада тәртип хөкем сөрә.
- Без эшне ничек дөрес оештыру, азык өстәле, югары күрсәткечләр алуга ирешү мәсьәләләре өстендә бик нык эшләдек, - дип фикерләре белән бүлеште Анжела Мельникова. - Һәм теләгәнебезгә ирештек.
Биредә барысы да тыгыз бәйләнгән: баланслы, сыйфатлы азыклар белән тәэмин итү савымны арттыра, димәк терлекчеләрнең хезмәт хаклары да югары. Савымчылар Жанна Илендеева, Наталья Тимкина, Антонида Пикмуллина, Надежда Ильдимирова, Нина Тимкина, Маргарита Андреева, Полина Андреева, Валентина Васильева эшкә җаваплы карыйлар. Алар үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен белгән тәҗрибәле терлекчеләр.
Монда 400 баштан артык савым сыеры асрала. Бу көннәрдә ферма буенча уртача тәүлеклек савым 4700 килограммнан күбрәк тәшкил итә. Күрсәткечләр арта бара. Бүген бер ай элек күзәтелгән күрсәткечләр белән чагыштырганда - 300 килограммга, ике ай элек күзәтелгән мәгълүматлар белән чагыштырганда ярты тоннага күбрәк сөт савып алалар. Түбән Савруш савымчылары узган елның гыйнвар ае күрсәткечләренә караганда ике тапкырга күбрәк сөт җитештерәләр.
Фермадагы хәл шулай ук биредә хезмәт куйган башка терлекчеләргә дә бәйле. Юрий Ильдимиров, Илгиз Карипов сөтлебикәләрнең асларын җыю, азык салу кебек эшләрне намуслы башкаралар. Бу эшкә шулай ук Алексей Илендеев (трактор белән азык өләшә), Вячеслав Сандимиров, Николай Ильдимиров та җәлеп ителгән. Бертуган Федор һәм Владимир Тимкиннар - ферма корпусларыннан тирес чыгару механикасы өчен җаваплы. Машина белән саву аппараты операторы Валерий Ивановка сөт үткәргеч системасының техник эшен күзәтү йөкләнгән. Фермада яшь терлекләр сакланышы да тиешле дәрәҗәдә. Сыерларны бозаулату, бозаулар эчерүгә бәйле эшләр дә югары дәрәҗәдә оештырылган, авыруларны кисәтү буенча чаралар тиешенчә үтәлә. Бозаулаган сыерлар асралган корпуста - Светлана Кузьмина, бозаулар корпусында Светлана Илендеева һәм Любовь Васильева хезмәт куялар. Терлекчелек объектындагы исәп-хисапны Светлана Синдимирова алып бара. Хезмәтчәннәрнең һәркайсы соңгы нәтиҗәләргә исәп тотып эшли, чөнки уңышларга ирешү нәкъ шуңа бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев