Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Татарстанның иң яхшы иҗтимаги советы итеп танылды

Аксубай муниципаль районы иҗтимаги советы республика муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимаги советы итеп танылып, Татарстан Республикасы Иҗтимаги палатасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Актив катнашуыгыз өчен ихлас рәхмәт белдерәбез. Район халкының гражданлык активлыгын формалаштыруда, халык, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, оешмалар һәм учреждениеләр белән конструктив хезмәттәшлек итүне үстерүдә Сезнең совет эшен...

Аксубай муниципаль районы иҗтимаги советы республика муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимаги советы итеп танылып, Татарстан Республикасы Иҗтимаги палатасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
"Актив катнашуыгыз өчен ихлас рәхмәт белдерәбез. Район халкының гражданлык активлыгын формалаштыруда, халык, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, оешмалар һәм учреждениеләр белән конструктив хезмәттәшлек итүне үстерүдә Сезнең совет эшен югары бәялибез", - диелгән хатта.
Статусына карамастан, районның иҗтимаги советы үз көчен ия һәм кешеләргә социаль проблемаларны чишүдә ярдәм итә. Районда иҗтимаги советка Ирина Телешева җитәкчелек итә. Без анардан совет эшенең ничек баруы хакында сөйләвен сорадык.
- Ирина Анатольевна, сезнең оешмага инде күп еллар...
- Быел 10 еллыкны билгеләп үтәбез. Күп еллар дәвамында иҗтимаги оешма составында абруйлы кешеләр, төрле тармак белгечләре эшләде. Совет җирле үзидарә органнары эшчәнлеген контрольләү, районның икътисади, социаль һәм мәдәни мәсьәләләрен чишүдә җирле үзидарә органнары һәм гражданнарның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү максатыннан оештырылды.
- Белгәнебезчә, совет каршында берничә эшче төркем булдырылган?
- Иҗтимаги совет әгъзалары төркемнәргә берләштерелгән - шулай эшләү нәтиҗәлерәк. Берничә юнәлеш буенча эшлибез - социаль-икътисади, мәдәни, белем бирү, сәламәтлек саклау, иҗтимаги-сәяси мәсьәләләр.
Төрле өлкәләргә мониторинг ясыйбыз, мисалга, хастаханәдә дәваланучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм мәктәп укучыларының ата-аналары белән бәйсез сораштырулар үткәрәбез, хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрендә күрсәтелгән хезмәт сыйфатына бәйсез бәя бирәбез.
- Ягъни, Сез гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек итү стратегияләрен эшлисез, җәмәгать фикерен анализлыйсыз.
- Алай гына да түгел. Районның алга таба үсеше һәм аны төзекләндерү проблемаларын җәмәгатьчелек белән бергә хәл иүгә нигезләнеп, районда позитив социаль-икътисади һәм мәдәни яңарышларны тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр һәм киңәшләр туплыйбыз. Үткән елның август-сентябрь айларында белем бирү муниципаль бюджет һәм мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенә бәйсез бәя бирдек. Ата-аналарны аноним анкеталаштыру алымында 19 белем бирү учреждениесе эшенә мониторинг үткәрдек - сораулар материаль-техник базага, туклануны оештыруга, санитария-гигиена шартларына, укытучыларның һөнәри осталыкларына, хезмәткәрләрнең балалар белән үзара мөнәсәбәтенә, балаларны сәламәтләндерүгә, аларны карауга, белем һәм тәрбия бирү процессына (мәктәп яки мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре статусына бәйле рәвештә) карата. Мәдәният учреждениеләрендә, учреждениеләрнең материаль-техник базасы торышына, анда эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгына бәя биргән критерийларга нигезләнеп, халыкның күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатыннан канәгатьме-юкмы икәнлеген өйрәндек. Мониторинглау нәтиҗәләренә таянып учреждение җитәкчелегенә аналитик белешмәләр әзерләдек, анда сораштырулар үткәрелде, проблемалар булган урыннарда аларны хәл итүне тәкъдим итеп, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек. Без уйларга күнеккән булсак та, кешеләр фикере күпкә көчлерәк һәм без аларны, җитешсезлекләр бетерелсен, ә проблемалар чишелсен өчен, адресатларына җиткерәчәкбез.
- Сезнең оешма белән кешеләр якыннан танышмы, шәхси мөрәҗәгать итүчеләр бармы?
- Һәр атнаның сишәмбесендә мин район башлыгы белән гражданнарны кабул итүдә катнашам, ул гына да түгел, безнең иҗтимаги оешма минем төп хезмәт урынымда - китапханәдә урнашкан һәм районның һәр гражданы безгә эш көннәрендә төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә ала. Без күп кенә мәсьәләләрне чишүдә аңлатмалы ярдәм күрсәтәбез. Безнең матди ярдәм күрсәтү мөмкинлегебез юк, ләкин иҗтимаги совет әгъзалары арасында юристлар, медиклар, социаль хезмәткәрләр, пенсионерлар хәтта дин әһелләре дә бар. Без ачык конструктив аралашуга һәрвакыт әзер. Без кешеләргә генә түгел, дүрт аяклы дусларыбызга да ярдәм итәбез. Алар өчен азыклар, медикаментлар җыю акцияләре үткәрәбез, әлегә исемле статуска ия булмаган приютта яшәгән дүрт аяклы дусларыбызга изге күңелле хуҗа эзләү эше белән дә шөгыльләнәбез. Хәзерге вакытта анда дистәләгән мәче һәм эт яши.
- Рәхмәт хаты - ул хезмәткә бәя бирүме...
- Әйе, безнең иҗтимаги совет командасының уртак эшенә. Өстәвенә - бу бер ел дәвамында башкарылган хезмәт түгел, ул үзләренең төп эшләрен башкару белән бергә, бернинди матди бүләкләүләр көтмичә, кешеләр язмышына битараф булмаган кешеләрнең системалы эшен үз эченә ала. Һәркем үзенең иҗтимаги миссиясеннән канәгатьтер дип уйлыйм, чөнки моны ул башка кешенең, район кешесенең, кече ватанының иминлеге өчен эшли. Иҗтимаги совет командасына тырышлыклары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Район гражданнарына шуны тагын бер кат кабатлап үтәм, иҗтимаги совет шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Романов урамы, 8 йорт адресы буенча район үзәк китапханә бинасында урнашкан.
Людмила ЖАРЕНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев