Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Сөтлебикә сәламәт булсын дисәң

Февраль-март айларында шәхси хуҗалыкларда сыерлар күпләп бозаулый башлый. Хуҗалар кайчакта төннәр буена йокламыйча сыер бозаулаганны көтәләр. Белгеч киңәше кирәк булган чаклар да була. Хуҗалар әлеге җаваплы моментта бөтен нәрсәне дә тиешенчә үти алсыннар өчен, районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин үзенең аңлатмаларын бирде. - Сыерларның буазлык чоры уртача 285 көн...

Февраль-март айларында шәхси хуҗалыкларда сыерлар күпләп бозаулый башлый.
Хуҗалар кайчакта төннәр буена йокламыйча сыер бозаулаганны көтәләр. Белгеч киңәше кирәк булган чаклар да була. Хуҗалар әлеге җаваплы моментта бөтен нәрсәне дә тиешенчә үти алсыннар өчен, районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин үзенең аңлатмаларын бирде.
- Сыерларның буазлык чоры уртача 285 көн (9 ай) тәшкил итә. Бозаулаганда беренче чиратта тудыру юлыннан бозауның алгы ике аягы (күпчелек очракта) яки арткы аяклары (сирәк очракта) чыга. Ә калган очракларны исә тайпылышлы дип атарга була. Мондый чакта терлеккә ярдәм күрсәтергә яки белгеч чакыртырга кирәк. Бозау тудыру юлында дөрес яткан очракта да, сыер аны ике сәгать буена тудыра алмый икән, аңа ярдәм итү кирәк. Сыерның бозаулаган вакытта шактый күп көч һәм су югалтуын да истән чыгармаска. Шуңа күрә бозаулаганнан соң аңа бер чиләк җылы су эчерергә, суга 100 грамм тоз һәм ярты килограмм шикәр комы салырга.
- Бозау белән нәрсә эшләргә?
- Бозау белән ашыгыч рәвештә тиешле процедураларны үтәргә. Яңа гына дөньяга килгән бозауның борын тишекләрен һәм авызын чистарталар, көндеген йода эремәсе белән эшкәртәләр. Сыер бозавын яларга тиеш, бу яңа туган бозауга массаж ясаган кебек була һәм сыерның чүбе вакытында төшүгә дә яхшы йогынты ясый. Бозауга тормышының беренче сәгатьләрендә угыз сөтен эчертү дә шулай ук мөһим, чөнки ул аның иммунитетын формалаштыра.
Практикада еш очраган тагын бер моментка тукталасы килә. Соңгылык - ул тыгыз тышча, карында ятканда бозау аның аша туклану ала. Бозау тугач әлеге тыгыз тукыманың кирәге калмый һәм, барысы да яхшы булганда, бозаулаганнан соң 12 сәгать эчендә чүп аналыктан аерылып төшәргә тиеш. Соңгылык тәүлек дәвамында төшмәгән чаклар да бар. Бу кыш көне малларның ачык һавада аз йөрүе, витаминнар һәм микроэлементларның җитешмәве һ.б. сәбәпләр белән бәйле. Бу очракта ветеринария белгеченең катнашуы мөһим, шулай эшләмәгәндә терлекнең үлеп китүе дә бар.
- Бозаулаганнан соң сыер өчен борчылырга кирәкми, димәк?
- Болай дип әйтү бик үк дөрес түгел, чөнки сыер имин генә бозаулый, соңгылыгы да вакытында төшә, ләкин беренче, кайчакта икенче тәүлектән соң терлек хәлсезләнеп ята һәм шул ятуыннан тормаска да мөмкин. Аның хәле сәгатьләп авырая бара. Бозаулаганнан соң күзәтелгән парез авыруы пәйда була. Сыер хәлсезләнә, тән температурасы төшүгә бәйле тир бәреп чыга, сулышы авырая. Квалификацияле ярдәм күрсәтелмәгәндә, моның нәтиҗәсе начар тәмамланырга мөмкин. Бу авыру белән югары симезлектәге, югары продуктлы сыерлар чирли, һәм кизү һәр ел саен күзәтелергә мөмкин. Бу очракта иң яхшысы ветеринария белгеченә мөрәҗәгать итү. Авыруны башлангыч чорда дәвалау күпкә җиңелрәк. Вакытында ярдәм күрсәтү малны үлем тырнагыннан саклап калырга булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев