Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Мәктәпкә – яңа исем

Район үзәге лицеена яңа исем бирелде. Ул Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбе дип аталды. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан мәктәптә тантаналы бәйрәм оештырылды. Мактаулы кунаклар - район башлыгы Камил Гилмановны, Казан инновацияләр университеты ректоры - Виталий Тимирясовның кызы Асия Тимирясованы ишек төбендә ипи-тоз, бавырсак белән каршы алдылар. Истәлек тактасын ачып,...

Район үзәге лицеена яңа исем бирелде. Ул Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбе дип аталды.

Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан мәктәптә тантаналы бәйрәм оештырылды.
Мактаулы кунаклар - район башлыгы Камил Гилмановны, Казан инновацияләр университеты ректоры - Виталий Тимирясовның кызы Асия Тимирясованы ишек төбендә ипи-тоз, бавырсак белән каршы алдылар. Истәлек тактасын ачып, алар мәктәпкә үттеләр. Биредә алар игътибарына "Сергей Яковлев исемендәге" эзләнү отряды тапкан һәм "Робототехника" түгәрәгендә ясалган әйберләрдән торган күргәзмә тәкъдим ителде. Актлар залында "Мәктәп елъязмасында яңа бит" концерт программасын оештырдылар.
Мәктәпкә - 80 ел
1930 елда Сөнчәле мәктәтбе базасында Сөнчәле педагогия техникумы булдырыла. 1933 елның 21 июлендә Сөнчәле педтехникумы яңа исем ала - Аксубай чуаш педагогия техникумы, 1935 елда - Аксубай педагогия училищесы. 1936 елның 1 августында Сөнчәле авылындагы педагогия училищесы район үзәгенә Троицк чиркәве ташларыннан төзелгән яңа ике катлы таш бинага күчерелә. 1935 елда Сөнчәледә техникумны 21 кеше тәмамлаган булса, 1937 елда Аксубайда өченче чыгарылыш була.
Училище эшчәнлеге белән беррәттән Аксубай урта мәктәбендә дә эш алып барыла. 1938 елда беренче чыгарылыш була. 13 чыгарылыш укучысы арасында - ТАССРның урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев та була. 1939 елда 16 укучы аттестат ала. Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашкан педагогика ветераны Нина Телешева да бар.
1951 елдан 1954 елга кадәр Аксубай урта мәктәбендә Виталий Тимирясов белем ала.
1956 елга башлангыч сыйныфлар укытучыларына таләп калмый, башкарма комитет утырышының 1956 елның 10 июлендә теркәлгән "Педагогия училищесын таркату турында"гы 12нче номерлы беркетмәсендә дә шул хакта хәбәр ителгән. 1956 елда педагогия училищесы ябыла, аның бинасы урта мәктәп буларак файдаланыла. Уку бинасының яңа тарихы башлана.
Мәктәп эшләп килгән елларда аңа тугыз директор җитәкчелек иткән. Иван Пахомов эшләгән чорда Аксубай урта мәктәбе алга китә - районда педагогик тәҗрибә үзәгенә әверелә. 1983 елда Василий Кузнецов директорлык итә. Ул эшләгән вакытта тир, алты яшьлек балалар өчен өстәмә бина төзелә, спорт мәйданчыгы бетон плитәләр белән әйләндереп алына. Алексей Миронкин вакытында уку бүлмәләрен җиһазлауга өстенлек бирелә. 1995 елда уку бинасы "Ел мәктәбе" исеменә лаек була һәм гимназия статусы ала.
1999 елдан 2003 елга кадәр материаль-техник база яхшыртыла. Бу вакытта гимназия ике сменада эшли. Бу чорда укучылар саны да күп була - 1999 елда 909 укучы белем ала.
2003 елда гимназия "Татарстанның иң яхшы мәктәпләре" район һәм республика бәйгеләрендә - призер һәм лауреат, белем бирүгә инновацион программаларны актив кертүче мәгариф учреждениеләре арасында уздырылган Россия бәйгесе җиңүчесе була. 2010 елда ул электрон белем бирүдә компетенцияле мәктәп-үзәккә әверелә.
2011 елда белем бирү оешмасы "Аксубай лицее" дип атала башлый. Укытучыларның һөнәри осталыклары арта, алар арасында "Ел укытучысы", "Ел сыйныф җитәкчесе" бәйгеләре җиңүчеләре, грант ияләре арта. Мәктәптә 359 укучы белем ала. Өстәмә белем бирүне камилләштерү өчен "Робототехника", "Автомодельләштерү" түгәрәкләре эшли. 2016 елның мартында Алексей Сударев яңа директор итеп билгеләнде.
Елъязмада яңа бит
2017 елның 26 октябреннән лицей яңа исемгә ия булды - Виталий Тимирясов исемендәге Аксубайның 1 нче мәктәбе. Бәйрәмдә билгеләп үтелгәнчә, атаклы укытучының, күпкырлы шәхеснең, Икътисад, идарә һәм хокук институтына нигез салучы һәм ректорының (хәзер Казан инновацияләр университеты), ректорлар союзы әгъзасы Виталий Гайнулла улы Тимирясовның эшенә бәя биреп бетергесез. Яңа исем бирелү белән мәктәп профессорга тагын бер кат хөрмәт күрсәтә, рәхмәтен белдерә һәм аның исемен мәңгеләштерү мөмкинлеге ала.
- Бай тарихлы мәктәп өчен бүген зур билгеләнешкә ия вакыйга булды - уку бинасына Виталий Тимирясов исеме бирелде, - дип белдерде сәламләү чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. - Виталий Гайнулла улы белемгә омтылган. Төрле яктан үсеш алырга тырышкан. Миңа аның белән очрашу бәхете елмайды. Ул акыллы, игелекле һәм ярдәмчел кеше иде. Аның истәлегенә районда шахмат турниры уздырыла, туган якны өйрәнү музеенда экспозиция эшли. Иң "олы" мәктәпләрнең берсе аның исемен йөртәчәк. Шулай итеп без республика, район үсеше өчен тырышкан кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерәбез.
- Виталий Гайнулла улы тормышын мәгарифкә хезмәт итүгә багышлады, - дип белдере КИУ ректоры, профессорның кызы Асия Тимирясова. - Ул хезмәт юлын кафедра ассистентыннан башлый һәм Идел буендагы иң зур югары уку йортларының берсендә ректор була. Мәктәп оешуга 80 ел булды. Виталий Гайнулла улына да 80 яшь тулган булыр иде. Мәктәпнең яшьтәше исемен йөртүе символик. Әти - укытучылар династиясеннән. Ул миндә дә укытучы һөнәренә хөрмәт уятты. Һәм илебезнең әхлаки һәм интеллектуаль потенциалын үстерүдә мәктәп зур роль уйный, дип санады. Әтинең биографиясенә күз салсагыз, тормышка ашырырга мөмкин булмаган әйберләрне дә чынга ашырып булганын аңлый аласыз, - дип дәвам итте укучыларга мөрәҗәгать итеп Асия Витальевна. - Аның тормыш юлы - әгәр кеше белемгә ия, куйган максатына омтылучан, тырыш икән, ул теләсә кайсы биеклекне дә яулый алганын дәлилли. Һәм мин сезгә дә әлеге принципларга таянып, уңышларга ирешүегезне телим.
Асия Тимирясова мәктәп директоры Алексей Сударевка - 250 мең сумга сертификат, ә Камил Гилмановка Рәхмәт хаты тапшырды.
Сәхнәдә Алексей Сударев һәм Асия Тимирясова В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбенең Казан инновацияләр университеты белән килешүенә кул куйдылар.
Аның тормышы - мәгарифкә хезмәт Итү
Виталий Тимирясов - Казан инновацияләр университетына нигез салучы һәм аның беренче ректоры, профессор, икътисад докторы, 10 тапкыр Россия һәм халыкара академияләр академигы. "Россиянең ел ректоры-2005 һәм 2011" исеменә лаек, ректорлар берлеге әгъзасы, "Данлы хезмәт өчен" медале, РФнең Оборона министрлыгыннан "Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен" медале белән бүләкләнгән.
Ул 1937 елда Барское Енорускино авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университетының юридик факультетын, МДУның икътисад факультетында аспирантураны һәм докторантураны тәмамлый. Мәскәү һәм Казан университетларында икътисади теория кафедраларында эшли, берничә югары уку йортында кафедраларны җитәкли.
80нче еллар ахырында Кооперация турында канун чыкканнан соң, Виталий Гайнулла улы укыту-эшчәнлек үзәген ача. 4нче буын укытучы буларак, бөтен җыйган акчасын Идел буенда беренче дәүләтнеке булмаган югары уку йортына - Казан инновацияләр университетына (2016 ел азагына кадәр - Икътисад, идарә һәм хокук институты) нигез салуга тота.
Виталий Гайнулла улы 2013 елның 20 маенда арабыздан китте. В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университетында Виталий Гайнулла улы булдырган йолаларны дәвам итәләр һәм ректорлары турындагы истәлекне кадерләп саклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев