Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Минималь хезмәт хакының артуы һәм башка күңелле хәбәрләр

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Аксубай районына эшлекле сәфәр кылды. Ул җитәкчеләр белән очрашты, борчыган мәсьәләләр белән килгән гражданнарны кабул итте, "Кояшкай" балалар бакчасында, "Дельфин" ябык бассейнында, "Юность" спорт комплексында, туган якны өйрәнү музеенда булды һәм Иске Ильдеряк авыл җирлегендә киңәйтелгән утырышта катнашты. Гражданнарны кабул итү Учреждениеләр җитәкчеләре һәм...

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Аксубай районына эшлекле сәфәр кылды.
Ул җитәкчеләр белән очрашты, борчыган мәсьәләләр белән килгән гражданнарны кабул итте, "Кояшкай" балалар бакчасында, "Дельфин" ябык бассейнында, "Юность" спорт комплексында, туган якны өйрәнү музеенда булды һәм Иске Ильдеряк авыл җирлегендә киңәйтелгән утырышта катнашты.
Гражданнарны кабул итү
Учреждениеләр җитәкчеләре һәм спорт тренерлары депутатка үзләрен борчыган мәсьәләләр белән килделәр. Ябык бассейнны тотуга бәйле кыенлыклар, бассейн өчен старт тумбалары һәм спортчыларны йөртү өчен автобус сатып алу турында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин бәян итте. Ул шулай ук район үзәгендә спорт мәйданчыгы өстендә ангар тибындагы купол төзү кирәклеге турында да белдерде. Радик Касыйм улы үзенең фикерләрен безнең спортчыларның төрле дәрәҗәдәге спорт уеннарында җиңүләре белән дәлилләде.
"Буратино" гомумүсеш төрендәге балалар бакчасы мөдире Гөлшат Гелметдинова - бакча территориясендә спорт мәйданчыгы төзү, беренче мәктәп территориясендә түбәсе ябык футбол мәйданчыгы төзү мәсьәләсе белән тренер Валерий Павлов мөрәҗәгать иттеләр. Өстәвенә, 1 нче мәктәп - "йолдызлы" футбол уенчыларын тәрбияләү буенча лидер булып санала. 3 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Зоя Шихранова депутат белән мәктәпкә өстәмә чаңгы тупланмалары сатып алу кирәклеге хакында сөйләште.
Һәр мәсьәлә дә депутат тарафыннан җентекләп өйрәнелде һәм эшкә кабул ителде.
Район буенча сәфәр
Алга таба Ольга Павлова "Кояшкай" балалар бакчасында булды. Коллектив балалар белән берлектә мәртәбәле кунакка Май чабу бәйрәмен, сәламәтләндерү һәм чыныгу күнекмәләрен, спорт белән ничек шөгыльләнүләрен тәкъдим итте. Ольга Ивановна монда күп тәэсирләр алуын билгеләп үтте. Аны гасырлар буена сакланып килгән йолаларның һәм яңа алымнарның үзара бәйләнеше таң калдырды. "Дельфин" бассейнында йөзү белән шөгыльләнүче балалар һәм өлкән яшь вәкилләре белән очрашты. Ул алар белән "Актив озын гомерлелек" программасы турында сөйләште.
Туган якны өйрәнү музеенда В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты ректоры Асия Тимирясова белән алар Виталий Тимирясовка багышланган экспозицияне ачтылар. Исегезгә төшерәбез, Виталий Тимирясов - Казан инновацияләр университетына нигез салучы һәм аның беренче ректоры, профессор, икътисад докторы, 10 тапкыр Россия һәм Халыкара академияләр академигы.
Авыл кешеләре белән очрашу
Ольга Павлова Иске Ильдеряк авыл җирлегендә гражданнарның киңәйтелгән утырышында катнашты.
- Үткән ел нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, уңышлар турында да әйтеп үтәсе килә, шулай ук 2018 һәм алдагы елларда хәл итәргә кирәк булачак проблемалар да юк түгел, - дип билгеләп үтте Ольга Павлова. - Проблемаларның күпчелеге гади түгел, аларны чишү өчен вакыт таләп ителә. Сүземне хәл итү мөмкин булганнарыннан башлыйсым килә.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россия Президенты Владимир Путинның Дәүләт Думасына 1 майдан минималь хезмәт хакын яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр күтәрү турында канун проектын кертүе хакында хәбәр итте. Яңа минималь хезмәт хакы 11163 сумны тәшкил итәчәк.
1 февральдән пенсияләрнең иминият өлеше индексацияләнде, 1 апрельдән пенсионерларга картлык буенча түләүләр кабат үсәчәк.
- Ил буенча пенсияләр күләме елына уртача 500 сумга арта, - дип билгеләп үтте спикер. - Ә ике елдан соң минималь чик 15500 сум тәшкил итәргә тиеш.
Ольга Павлова яшь һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү программалары турында да сөйләде. Ана капиталы программасы 2021 елга кадәр озайтылды. 2018 елда берьюлы берничә ярдәм чарасы пәйда булды: беренче бала тугач аңа 1,5 яшь тулганчыга кадәр айлык түләүләр һәм икенче һәм аннан соңгы балаларга ана капиталы хисабыннан айлык түләүләр сыйфатында акчалата түләүләр.
Терлекчелектә сөт җитештерүне арттыруга субсидияләр тәкъдим итү турындагы яңалык авыл халкын аеруча да сөендерде. Яңа кагыйдәләр югары һәм беренче сортлы сөткә һәм кәҗә сөтенә субсидия бирү шартларын кире кага һәм аның Таможня союзының техник регламентына туры килү шартларын кертә. Ел нәтиҗәләре буенча сыерларның уртача продуктлылыгы 5000 кг һәм күбрәк тәшкил иткән төбәкләр өчен һәр ел саен арттыру коэффициенты билгеләнә.
Депутат шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге тормышка ашырган проектларга һәм үзе куратор булган проектларга тукталды.
- Шуны әйтәсем килә, әгәр һәрберебез үз участогында нәтиҗәле эш алып бара икән, без барлык проблемаларны да уңышлы хәл итәчәкбез, - дип тәмамлады сүзен Ольга Павлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев