Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Марат ӘхмӘтов: "Сездә эшче куллар җитәрлек"

Аксубайда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында муниципаль район Советы утырышы үтте. Утырыш башланганчыга кадәр Марат Әхмәтов район башлыгы озатуында Аксубайда яңа ачылган сөт эшкәртү заводында булды. Бүген монда Минтимер Мингазов һәм аның "ВАМИН" компаниясе җитәкчелек итә. Завод кабаттан яңа сулыш...

Аксубайда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында муниципаль район Советы утырышы үтте.
Утырыш башланганчыга кадәр Марат Әхмәтов район башлыгы озатуында Аксубайда яңа ачылган сөт эшкәртү заводында булды. Бүген монда Минтимер Мингазов һәм аның "ВАМИН" компаниясе җитәкчелек итә. Завод кабаттан яңа сулыш алды - бина түбәсен алмаштырдылар, диварларын җылыттылар, заманча җиһазлар кайтардылар. Шулай итеп сөт эшкәртүнең тулы циклын җайга салалар. Заводта әче сөт продуктларының һәм сырның берничә төре җитештерелә. Бу зур чыгымнар таләп итә торган производство, җитештерүгә бер генә миллион сум акча тотылмаган.
Ләкин завод җитәкчелеген базарда күптән зур табыш алып эшләгән эре сөт холдинглары һәм кечкенә заводларның тамыр җәю факты борчуга сала, уңышлы эшләп китү өчен - сөт базарында тотрыклылык һәм дәүләттән ярдәм кирәк.
- Көндәшлеккә сәләтле булып калу өчен җитештерү һәм эшкәртүне очсызландырырга тырышырга кирәк, - дип җавап бирде Марат Әхмәтов.
Һәм Татарстан Президентының сөт җитештерү буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте белән килешүе барлыгын ассызыклады, уңай карарлар да бар, сөт җитештерүгә ярдәм дә каралган. Шәхси хуҗалыкларында сыер асраучы гражданнарга бер баш терлеккә - ике мең сум, ә өч һәм аннан күбрәк сөтлебикә асраучыларга дүртәр мең сум акча бүлеп биреләчәк.
Район ниләр белән һәм ничек яши
Район Мәдәният йорты фойесында Премьер-министр урынбасарына районның нинди уңыш-казанышлар белән яшәвен тәкъдим иттеләр. Авыл хуҗалыгы районы булган Аксубай өчен кадрлар әзерләүче универсаль технологияләр техникумы укучылары кунакларны коридор буйлап тезелеп басып каршы алдылар. Техникум директоры Фәрхат Аюпов, техникумның авыл хуҗалыгы тармагы өчен эшче кадрлар һәм белгечләр әзерләүдә күп дәрәҗәле система белән эшләүче уку бинасы булуы хакында сөйләде. Техникумда квалификацияле эшчеләр әзерләү буенча 3 белем бирү программасы гамәлгә ашырыла: "Пешекче-кондитер", "Эретеп ябыштыручы", "Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты" һәм тагын урта звено белгечләре әзерләү буенча 7 белем бирү программасы: "Ветеринария", "Эретеп ябыштыру производствосы", "Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе", "Автомобиль транспортына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау", "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше", "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру", "Коммерция". Техникумда бүгенгесе көнгә 430 кеше белем ала, 72сенә чыгымнар тулысынча кайтарыла.
Район мәдәният йорты фойесында урын алган күргәзмәдә авыл хуҗалыгы тармаклары буенча эш динамикасы һәм кече һәм урта бизнес, районның агросәнәгать комплексы продукциясе тәкъдим ителде.
Күрсәткечләрне яхшырттылар
Районда барлык тармакларның да нәтиҗәле эш алып барулары Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары арасында социаль-икътисади үсеш рейтингында алынган позицияне яхшырту мөмкинлеге бирде. 2014 елда Аксубай районы ТР районнары арасында 37 нче урынны биләгән булса, 2015 елда - 34 нче, 2017 ел нәтиҗәләре буенча 21 нче урынга күтәрелде.
Совет рәисе Камил Гилманов 2017 елда табыш буенча тәгаенләнгән план 721 миллион сум күләмендә яки 2016 ел белән чагыштырганда аның 101 процентка үтәлүе хакында хисап тотты. Салым һәм салым булмаган керемнәр 231 миллион сум тәшкил иткән. 2017 елда үзара салым программасы буенча районның авыл җирлекләрендә 5 миллион 112 мең сум акча җыелган, бюджетара трансфертны да исәпкә алып тупланган акча 24 миллион сумга кадәр арткан. Моннан тыш, ел башына кадәр проблемалы подрядчыга бәйле 8,3 миллион сум акча тотылмыйча калган. Нәтиҗәдә, 2017 елда территорияләрне төзекләндерүгә, су, электр белән тәэмин итү һәм башка чараларга бәйле эшләргә 30 миллион сумнан артык акча тотылган. Хисап елында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе кешеләре дә программада катнаштылар, 5,5 миллион сум күләмендәге үзара салым акчасына 6 балалар мәйданчыгы төзелде, ике зират территориясе төзекләндерелде, бишенче үткәргеч сузылды.
Камил Гилманов, агымдагы икътисади яктан катлаулы елда, бюджет бурычларын үтәү максатларыннан районның планлы салым потенциалын үстерү өстендә эшне җайга салырга, бюджет акчаларын рациональ һәм нәтиҗәле кулланырга кирәклеген билгеләп үтте.
Район икътисадын булдырган агросәнәгать комплексы
Агросәнәгать комплексы - безнең муниципаль берәмлекнең икътисадын үстерүдә мөһим һәм төп сектор булып тора. Аны җаваплылыгы чикләнгән 7 җәмгыять һәм 49 крестьян-фермер хуҗалыгы тәшкил итә, шуның 32се - гаилә фермалары. Авыл хуҗалыгы тармагында 1000нән артык кеше хезмәт куя.
Узган елда районның авыл хуҗалыгы формированиеләре максималь уңыш алуга ирештеләр. Район игенчеләре 102 мең тонна бөртек суктырдылар, гектарыннан уртача уңыш 35,7 центнер тәшкил итте.
Районда шикәр чөгендерен җыеп алу сыйфатлы һәм максималь кыска вакыт аралыгында башкарылды. Барлыгы 105 мең тонна татлы тамыр җыеп алынды, уңыш гектарыннан 344 центнер тәшкил итте. Районда шикәр чөгендере игүдә "Аксу Агро" ҖЧҖ махсуслашкан.
2017 елда АПК хезмәтчәннәре үсемлекчелектә дә, шулай ук терлекчелек тармагында да продукция җитештерү буенча яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Камил Гилманов элеккеге "Вамин-Аксу" җирләрен оптимальләштерү буенча карарны вакытында һәм дөрес кабул иткәне һәм тулаем авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм күрсәткәне өчен авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовка рәхмәт белдерде.
2017 елда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе, узган елга карата аның 121 процентка артуын күздә тотып, 2 миллиард сум дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Авыл хуҗалыгы тармагының акчалата керем үсеше 1 гектар сөрү җиренә карата 112 процентны тәшкил итте, бу күрсәткеч район буенча уртача 16900 сум билгеләнешендә, узган елга карата табыш 120 процентны тәшкил итте. "Аксу Агро"да максималь билгеләнеш күрсәткеченә ирешкәннәр һәм ул 19503 сум тәшкил иткән. Камил Гилманов районның калган хуҗалыкларына сөрү җирләреннән нәтиҗәле файдалану буенча тырышырга кирәклеген ассызыклады.
Камил Гилманов авыл хуҗалыгы тармагының башка өлкәләре күрсәткечләренә дә тукталды. 2017 елда тулаем савым 26,7 мең тонна тәшкил иткән, 2377 тонна сыер һәм кош ите җитештерелгән, ел азагына мөгезле эре терлекләр баш саны район буенча 17 мең 135 баш тәшкил иткән, сыерлар баш саны узган ел дәрәҗәсендә калган - 5900. Ул шулай ук бу юнәлештә районга максатка юнәлешле эшне дәвам итәргә кирәк, бер үк вакытта югары продуктлы терлекләр исәбен арттырырга һәм аларны ашатуга һәм асрауга бәйле тиешле шартлар тудырырга, дигән фикерен җиткерде.
Гаилә фермалары исәбе арта
Районның гаилә фермаларында мөгезле эре терлекләр санының билгеле дәрәҗәдә артуы күзәтелә. 2016 ел белән чагыштырганда арту 129 процент дәрәҗәсендә. Бүгенге көндә аларда 1333 баштан артык мөгезле эре терлек асрала, шуларның 472се сыерлар, 274 баш сарык һәм 1000 баштан артык кош-корт. Бер ел эчендә 3298 тонна сөт һәм 422 тонна ит җитештерелгән. Узган елга карата акчалата табышның уңай динамикасы күзәтелә.
Авыл хуҗалыгы тармакларының, шәхси хуҗалыкларның, фермер хуҗалыкларының, гаилә фермаларының актив үсеш алуы авыл кешеләренең тормыш дәрәҗәләре яхшыруга уңай йогынты ясый, ә бит район халкының 68 проценты авыл җирлекләрендә яши. Бу - 9 меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалык. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсеш алуы хисабына районда авыл кешеләренең эш белән мәшгульлек проблемасы өлешчә хәл ителә.
2017 елда шәхси хуҗалыкларда сыерлар һәм кәҗәләр асрау буенча чыгымнарның бер өлешен каплауга республика бюджетыннан 12 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Районда сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзү буенча республика программаларына таләп зур - 2 елда 44 мини-ферма төзелгән, 8 миллион сумлык субсидия тәкъдим ителгән. 2017 елда 23 мини-ферма төзелгән, 3,8 миллион сум акча тотылган.
Йомгаклау утырышында район җитәкчелеге авыл кешеләре инициативаларын максималь хуплау турындагы бурычны һәм шулай ук мөһим мәсьәләләрнең берсе - яшьләрне авылларга җәлеп итү бурычын хәл итүне максат итеп куйды. Соңгы өч елда районга 14 яшь белгеч кайткан, алар 300 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган дәүләт ярдәме алалар һәм аларның хезмәт хакларына бер ел дәвамында ай саен 7500 сум күләмендә өстәмә акча күчеп бара. "Агросәнәгать комплексын үстерү" өстенлекле милли проект кысаларында авылларда яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча соңгы өч елда 18 миллион 920 мең сум субсидия бүлеп бирелгән һәм авылларда 19 гаиләгә 1880 квадрат метр торак төзелгән (сатып алынган). Фермерлык хәрәкәтендә яшьләргә ярдәм итү һәрвакытта да өстенлекле булып кала.
Район җитәкчелеге үз эшен яңа башлаган фермер Григорий Маланчевның 100 баш савым сыерына исәпләнелгән сөт җитештерү буенча ферма төзү инициативасын хуплады - ул "Үз эшен башлаучы фермер" программасы буенча 2 миллион 800 мең сум күләмендә грант алды. Казан каласыннан гаиләсе белән туган авылына кайткан яшь фермер бүген үз эшчәнлеген актив алып бара. Тагын бер авыл кешесе - Мансур Сыраев та 2017 елда шул ук программа буенча 100 баш мөгезле эре терлек симертү буенча ферма төзүгә 2 миллион 700 мең сум күләмендә грант отты.
Муниципаль бюджеттан да 5 һәм күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ел саен акчалата ярдәм күрсәтелә. Соңгы 3 елда шәхси хуҗалык вәкилләренә гомуми бәясе 920 мең сум тәшкил иткән 51 саву аппараты тапшырылган.
Йомгаклау утырышында тагын 16 саву аппараты тапшырылды.
Сәнәгать
Сәнәгатьне үстерү - районның икътисади яктан тотрыклы үсеш алуында төп юнәлешләрнең берсе булып тора.
"Җитештерү предприятиесе" ҖЧҖ, "Аксубай урман хуҗалыг" ГБУ, "Гарант" сәнәгать мәйданчыгы район икътисады үсешенә саллы өлеш кертәләр, "Аксубай май заводы" предприятиесе сөт продукциясен эшкәртү буенча үз эшен яңартты.
Район территориясендә май заводының эшчәнлеген кабаттан яңартуы, яңа эш урыннары булдырудан тыш, сөт юнәлешендәге шәхси хуҗалыкларның үсеш алуы хисабына, үзмәшгульлекне арттыра, халыктан сөт җыю проблемасы да хәл ителә.
Хисап елында районның социаль-икътисади Стратегик үсешен үз эченә алган проектлар гамәлгә ашкан. Шул исәптән безнең район халкын гына түгел, күрше районнарны да икмәк-булка әйберләре белән тәэмин иткән пекарня, кондитер цехы тулы куәтенә эшләп килгән "Гарант" сәнәгать мәйданчыгының җитештерү куәтен җәелдерү буенча да. Монда шулай ук маллар һәм кош-корт өчен катнаш азык җитештерү цехы да урнашкан. Бу мәйданчыкта 45 кеше хезмәт куя.
Мюд авыл җирлегендә якташыбыз Анатолий Самаренкин инициативасы буенча гөмбә үстерү хуҗалыгы проекты гамәлгә ашырылды. 2017 елда тагын да куәтлерәк өстәмә корпус төзелеше башланды. Аны ачу 2018 елның җәенә планлаштырылган. Аны эшләтеп җибәрү белән гөмбә җитештерүнең айлык күләме 10 тапкырга артып, аена 10 тоннага җитәчәк, ә бу - яңа эш урыннары, өстәмә салымнар, димәк бюджетка керем дигән сүз.
ТКХдан алып парклар һәм скверларга кадәр
Камил Гилманов депутатлар корпусы һәм кунаклар алдында социаль билгеләнешкә ия объектлар төзелеше, торак-коммуналь тармакка, инфраструктура үсешенә бәйле хәлләр турында җентекләп сөйләде. Хисап елында иҗтимаги киңлекләрне үстерү программасы дәвам итәчәк. Юлларны ремонтлау, шул исәптән асфальт түшәү төзекләндерүнең мөһим факторы булып тора. Узган елда шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең алты урамында юллар салынган һәм төзекләндерелгән. Күп фатирлы йортларның ишегалларына һәм социаль-мәдәни объектларга керү юлларына да асфальт түшәлгән. Тулаем алганда 5 километр юлга асфальт салынган. Агымдагы елда Ерепкино авылына кадәр 1,2 километр юлга вак ташлы-комлы юл салынган, Емелькино, Иске Чуаш Адәмсуы, Яңа Чуаш Адәмсуы, Сосновка һәм Черемушка авылларын тоташтырган 7 километр озынлыктагы асфальт-бетон юл төзелгән. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең үзәк мәйданын төзекләндерү эшләре тәмамланган. Ленин урамы да төзекләндерелгән.
Эшмәкәрлекне үстерү турында да аерым билгеләп үтелде - районда 510 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, шуларның 453е шәхси эшкуарлар. Сәүдә нокталары булган эшкуарларның күбесе бүген җитештерү эшчәнлегенә дә күчәләр. Районда арболит, керамзит һәм фундамент блоклары җитештерелә, брусчатка, тимер-бетон, металл һәм чүкеп ясалган әйберләр җитештерү буенча да берничә нокта бар. Пластик тәрәзәләр, төрле материаллардан - металлдан, пластиктан һәм агачтан ишекләр җитештерелә. Барлык төр пычкы материаллары һәм агач әйберләр җитештерү белән үзагач эшкәртү предприятиесе дә гамәлдә. Корпуслы җиһаз җитештерүче эшмәкәрләр дә бар.
Советның киңәйтелгән йомгаклау утырышында халыкның мәшгульлеге, сәламәтлек саклау, белем бирү, социаль өлкә, ветераннар советы эшчәнлеге, спорттагы уңышлар һәм казанышлар, тәртип саклау, тулаем совет эше турында фикер алыштылар.
Билгеләп үтелгәнчә, тулаем алганда советның уңышлы эшләве - авыл җирлекләренең, инвесторларның, район предприятиеләре һәм оешмаларының үзара хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе. Нефть компанияләре җитәкчеләре - Наиль Магановка, Мөхәммәтвәли Хөснетдиновка, Ирек Хәйруллинга, Шамил Яһудинга рәхмәт сүзләре җиткерелде. Алар ел саен районның күп кенә социаль мәсьәләләрен хәл итүдә булышлык күрсәтәләр. Алар ярдәме белән районда барлык чаралар да күңелле һәм якты уза. Аларның социаль мәдәни учреждениеләргә, мәчетләргә, чиркәүләргә, инвалидларга һәм ятимнәргә күрсәткән ярдәмнәре бәя биреп бетергесез.
ПЛАННАР БИЛГЕЛӘНДЕ
Киңәшмәдә 2018 елга район үсешенең төп юнәлешләрен билгеләделәр. Алар арасында - агросәнәгать комплексын үстерү, шул исәптән хуҗалык итүнең кече формаларын (крестьян-фермер хуҗалыкларын, гаилә фермаларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны), муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары булдыруга юнәлеш тоткан сәнәгатьне - җитештерү тармагын үстерүгә, яңа эш урыннары булдыруга, җирле бюджетка салымнар китерүгә сәләтле, бизнеска ярдәм иткән, чималны табышлы шартларда сатуга гарантияләнгән юнәлешләр. Производствоны төгәлләнгән циклдан үстерү: җитештерүдән алып эшкәртүгә, һәм сатып җибәрүгә кадәр. Районда юллар, социаль-мәдәни объектлар, торак йортлар төзү, профиль алды һәм профильле әзерлекне гамәлгә ашыру белән база мәктәпләре челтәрен үстерү буенча эшне җәелдерү дәвам итәчәк. Медицина ярдәме күрсәтү, социаль яклау өлкәләренең эш сыйфатын күтәрү планлаштырыла. Пенсионерлар турында кайгырту, спорт белән даими шөгыльләнгән гражданнарны күбрәк җәлеп итеп, физик культураны һәм спортны пропагандалау буенча чаралар комплексын тормышка ашыру өстенлекле бурычларның берсе булып тора.
Камил Камал улы утырышка йомгак ясап, сүзен "гражданнарның тормыш сыйфаты хакимияткә бәя бирүдә төп критерий булып тора, әлеге бурыч һәрвакыт безнең өчен өстенлекле булды һәм булачак", дип тәмамлады.
Авыл тормышы Турында - мисалларда
Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге мисалында районның авыл җирлекләре эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Энҗе Хөснуллина бәян итте. "Гарант" сәнәгать мәйданчыгы директорының сату һәм тәэминат эше буенча урынбасары Динар Раузетдинов икмәк пешерү пекарнясы, металл эшләнмәләр җитештерү цехы һәм маллар өчен катнаш азык җитештерелгән сәнәгать мәйданчыгының күпкырлы эшчәнлеге һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Яшь фермер - Иске Кармәт авыл җирлегендә урнашкан "Маланчев" фермер хуҗалыгы башлыгы Григорий Маланчев җирдә хуҗалык итү тәҗрибәсе белән бүлеште.
Ярдәмгә - юл картасы
Марат Әхмәтов утырышны төгәлләп чыгыш ясады. Ул район эшчәнлегенең һәр юнәлеше буенча юл картасы булдырырга кирәк дип билгеләп үтте. Районның республикада динамик яктан үсеш алган район буларак билгеләнешкә ия булуына басым ясады.
- Өч ел эчендә күрсәткечләр рейтингында Аксубай районы 21 позициягә күтәрелде. Бүгенге көндә агросәнәгать комплексы күрсәткечләре 9 нчы позициягә күтәрелеп, 26 нчы урынны били. Әмма мин сезне тагын да югарылыкта күрергә телим. Сезнең өстенлекләрегез бар - сездә эшче куллар җитәрлек, халыкның эшлекле активлыгы да югары. Аксубайлылар күктән төшкәнне көтеп ята торган халык түгел, сез җирдә эшләргә күнеккән, барысын да үз кулларыгыз белән булдырасыз, - дип билгеләп үтте Марат Готоф улы.
Марат Әхмәтов район җитәкчелегенә халыкның кадерен белергә, аларның сәламәтлекләре турында кайгыртырга, белем бирү сыйфатын күтәрергә дигән киңәш-теләкләрен бирде. "Әгәр дә кешеләрне авылга беркетергә телисез икән, аларның керемнәрен арттыру турында кайгыртырга кирәк, хезмәт хакы дәрәҗәсе шәһәрнекеннән ким булмаска тиеш", дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары сөт эшкәртү заводы һәм гөмбә үстерү цехы - ул тотылган чыгымнарны каплауны арттыру гына түгел, ә халыкны эш белән тәэмин итү дә дип билгеләп үтеп, игътибарны яңа производстволарга юнәлтте. Заводка - йөздән артык, гөмбә үстерү цехына быелгы җәйдән 25 кешене эшкә урнаштыру планлаштырыла.
Хезмәтенә күрә хөрмәте
Совет утырышында район тармакларының иң алдынгы хезмәткәрләре бүләкләргә лаек булдылар. "Аксубай" агрофирмасы механизаторы Флорид Мингалимовка, "Актай" агрофирмасы тракторчысы Анатолий Турлуковка ТР Президенты Боерыгы белән "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде. "Аксу Агро" АФның машина белән саву операторы Әнисә Хөснетдинова "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Физик культураны һәм спортны үстерүгә өлеш керткәне өчен "Яшьлек" спорт залы директоры Радик Мостафинга ТР Министрлар Кабинеты Күрсәтмәсе белән Рәхмәт хаты тапшырылды.
"Аксу Агро" АФ механизаторы Минхарис Ибраһимов, "Сөләйманов" КФХ фермер хуҗалыгы механизаторы Равил Җиһаншин, "Аксубай" агрофирмасының "Такталы" бүлеге сыер савучысы Оксана Синдимирова, "Россельхозцентр" агрономы Раҗия Сабитова Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр. "Лениногорскгаз" АССМ ЭПУ җитәкчесе - өлкән мастер Александр Золин район башлыгы исеменнән Мактау грамотасы, башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов һәм район үзәк хастаханәсенең гомумпрактика табибе Галимҗан Минеголов район башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев