Кулланучылар хокукын яклау көне
Һәр елны 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелә. Быел ул "Менюдан антибиотикларны алып ташлау" девизы астында үтә. Кулланучылар хокукын яклау буенча Халыкара оешма тиз тукландыру оешмаларын күп күләмдә антибиотиклар кулланып җитештерелгән ит һәм ит продуктларын сатуны тыюга чакырган кампания үткәрә. Моңа бәйле Роспотребкүзәтү Идарәсенең ТР Нурлат һәм...
Һәр елны 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелә.
Быел ул "Менюдан антибиотикларны алып ташлау" девизы астында үтә. Кулланучылар хокукын яклау буенча Халыкара оешма тиз тукландыру оешмаларын күп күләмдә антибиотиклар кулланып җитештерелгән ит һәм ит продуктларын сатуны тыюга чакырган кампания үткәрә.
Моңа бәйле Роспотребкүзәтү Идарәсенең ТР Нурлат һәм Аксубай районнары буенча территориаль бүлек белгече Андрей Тимирясов Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Госман Билалов һәм "Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ филиалы хезмәткәрләре белән берлектә "кайнар линия", лекцияләр, "Антибиотикларсыз ризык" турында сораштырулар үткәрәләр. "Кайнар линия", ачык ишекләр көне 14 мартта, 9.00дан алып 16.00 сәгатькәчә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Мазилин урамы, 86 нчы йортта үтә. Хәбәрләшү өчен телефон 8(84344) 2-74-55.
Фото mignews.com.ua
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев