Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

“Кара“ уңышны – салкыннар башлангач

Республика кырларында урак өсте дәвам итә. Кышка кергәндә урып-җыю эшләре турында сөйләү урынлы түгел түгелен. Ләкин, белгечләр раславынча, һавада минималь дымлылык күзәтелүе югары табышлы көнбагыш культурасын җыеп алу өчен уңайлы чор булып тора. Хәзер аны салкыннар җитүгә, хәтта кар яугач кына җыеп алуга керешәләр. Ничек кенә булмасын, бу күренеш безнең...

Республика кырларында урак өсте дәвам итә.
Кышка кергәндә урып-җыю эшләре турында сөйләү урынлы түгел түгелен. Ләкин, белгечләр раславынча, һавада минималь дымлылык күзәтелүе югары табышлы көнбагыш культурасын җыеп алу өчен уңайлы чор булып тора. Хәзер аны салкыннар җитүгә, хәтта кар яугач кына җыеп алуга керешәләр. Ничек кенә булмасын, бу күренеш безнең өчен башта сәерерәк күренгән булса да, елдан-ел гадәтигә әйләнә бара.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, көнбагышка 130756 гектар мәйдан бүленгән. Бүгенге көнгә 100 мең гектардан артыгы урылган (план күрсәткеченә карата 78 процент), 150 мең тонна май орлыгы суктырылган.
Безнең районда бу культура 4000 гектар мәйдан били. Бүгенге көнгә 3400 гектардан уңыш җыеп алынган. Эшкәртү өчен 4700 тоннадан артык чимал суктырылган.
Район буенча көнбагыш уңышы уртача республиканыкы кебек - гектарыннан 14 центнердан артык.
"Аксу Агро" агрофирмасында көнбагыш икенче ел игелә. Узган ел 500 гектар тәшкил итсә, быел әлеге югары табышлы культураны 1300 гектарга чәчтеләр.
Участоклар авыл хуҗалыгы предприятиесенең төрле бүлекләрендә урнашкан. Механикалаштырылган звеноны без хезмәтчәннәр яңа гына суктыруны тәмамлаган "Мюд" бүлеге басуында очраттык. Комбайннар юл уңаенда кипкән кара көнбагыш башларын өзеп, басу буйлап хәрәкәт иттеләр. "Көнбагыш" звеносында җәен басу-кырларда бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен башкарган механизаторлар Хөсәен Галиев, Ринат Мостафин, Җәүдәт Сафиуллин, Алексей Пайдаркин, Иван Фролов, Алексей Ендерюков һәм Алексей Кудряшов хезмәт куя. Аларның исемнәре безнең гәзит битләрендә урак алдынгылары исемлегендә бер генә тапкыр пәйда булмады. Кыр хезмәтчәннәре өчен урак өсте дәвам итә, алар шул ук җаваплылык хисләрен тоеп, вакыт белән исәпләшмичә тырышлык куеп эшлиләр.
Бер көн алдан, төнлә, аны суктыру эшләренә дә керешкәннәр. Кырдан "кара" уңыш төягән техника Нурлат элеваторына чиратлап китеп тора. Әлеге эшкә КамАЗ машинасы белән Владимир Таиркин һәм төрле маркадагы тракторларга идарә иткән Валерий Пайдаркин, Андрей Белов һәм Андрей Ваструков җәлеп ителгән.
- Урак өчен оптималь шартларда звено уртача 100 гектар мәйданнан көнбагышны суктырып ала, - дип эш барышы белән таныштырды авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илшат Хәнифов. - Комбайнчылар бердәм булып нәтиҗәле хезмәт куялар.
"Мюд" бүлегендә суктыруны төгәлләгәч, урып-җыю звеносы "Нива" бүлегенә күчте. Җәй көне көнбагыш чәчелгән мәйдан күз алып булмаслык матур иде, ә менә кышкы пейзаж алай ук мавыктыргыч түгел - әйләнә-тирә тоныкланган. Әйе, кышка кергәндә һава торышы көйсез, ул игенчеләр фикерен бер мизгел эчендә үзгәртеп куярга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев