Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Газ тармагы хезмәткәрләре бәйрәм итте

Районның газ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Газ тармагы хезмәткәрләре халыкка, коммуналь-көнкүреш һәм сәнәгать предприятиеләренә тоткарлыкларсыз һәм аварияләрсез газ бирүне тәэмин итәләр. Бүгенге көндә газ хезмәткәрләре штатында - җитмештән артык кеше. Аларның һәркөнлек эшләре күзгә дә күренми кебек, алар газүткәргечкә хезмәт күрсәтү, объектларда...

Районның газ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.


Газ тармагы хезмәткәрләре халыкка, коммуналь-көнкүреш һәм сәнәгать предприятиеләренә тоткарлыкларсыз һәм аварияләрсез газ бирүне тәэмин итәләр.
Бүгенге көндә газ хезмәткәрләре штатында - җитмештән артык кеше. Аларның һәркөнлек эшләре күзгә дә күренми кебек, алар газүткәргечкә хезмәт күрсәтү, объектларда һәм район кешеләренең өйләрендә газ җиһазларын алмаштыру белән шөгыльләнәләр, яңа социаль, мәгариф һәм башка объектларны газга тоташтыралар.
-Мондый оперативлыкка коллективтагы һәр кешегә хас югары җаваплылык аркасында гына ирешеп була, безнең коллектив бердәм һәм хезмәт сөючән,- дип билгеләп үтте районның газ тармагы җитәкчесе Александр Золин.
Авария-диспетчер хезмәте - тәүлек әйләнәсе сакта. Монда тәҗрибәле мастерлар - Евгений Федоров, Александр Андриянов, Илназ Хәмидуллин, Илнур Бикмөхәммәтов җитәкчелегендә дүрт бригада эшли. Авария-газ хезмәте хәвефле сигнал буенча ашыгыч чакыруларга, аварияләргә, янгыннарга чыгып китә.
Авылларда эчке-өй газ хезмәте слесарьлары хезмәт күрсәтә - алар да шулай ук үз участокларында йөкләнелгән эшне җаваплы башкаралар.
Александр Золин билгеләп үткәнчә, әлеге тармакта очраклы кешеләр юк - килдең икән, димәк, озак елларга. Утыз еллык хезмәт стажы булган Татьяна Иванованы гына мисал итеп алыйк.
Тармакта хезмәт куючы һәр кеше - СВДГО мастеры Александр Мартынов, Әлфит Искәндәров, Мөдәрис Исмәгыйлев, Владимир Капитонов, Андрей Ильин, Геннадий Пименов, Людмила Федорова, эретеп- ябыштыручы Владимир Ермишкин, йөртүчеләр Ринат Галиуллин, Сергей Пименов, Александр Убаков, Анатолий Землемеров, Владимир Денисов, Марина Глезденева, Елена Убакова, контролерлар Алсу Раузетдинова, Эдуард Федоров, сак хезмәткәрләре үз эшләренең чын осталары.
Һәр эшченең хезмәте - коллективта да, Идарә дәрәҗәсендә дә мактауга лаек. Быел Мөдәрис Исмәгыйлев, Рамил Мусин, Александр Удиряков, Владимир Тимаков «Лениногорскгаз» ЭПУ баш предприятиесе исеменнән Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Һөнәри бәйрәм алдыннан СВДГОның мактаулы слесаре Ильяс Сабировны лаеклы ялга озатканнар.
«Таттрансгаз» линиясе буенча республика дәрәҗәсендәге һөнәри бәйрәм уңаеннан үткәрелгән тантанада дүрт хезмәткәр - Айрат Заһретдинов, Рамил Мусин, Сергей Пименов һәм Владимир Денисов катнашкан.
Без бүген зәңгәр ягулыкның өйләребезгә килүенә күнектек инде. Аның уңайлыкларыннан файдаланып, без күп очракта газның куркыныч һәм аяусыз булуын исебездән чыгарабыз. Ни өчен дигәндә, чөнки районның газ хезмәткәрләре эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә барлык профилактик эшләрне үткәрәләр һәм гадәттән тыш хәлләргә оператив йогынты ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев