Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Башкарылган эшләр күп, эшлиселәре дә бар әле

Аксубай районында халык җыеннары үткәрелә башлады. Иске Ильдеряк авыл җирлегендә 1,5 меңнән артык кеше яши. Авыл халкы әйбәт яшәсен өчен шартлар тудырыла. Монда каты түшәмле юл салынган, ФАПлар эшләп килә. Иске Ильдерякта күпфункцияле үзәк төзелә, димәк, киләчәктә клуб, китапханә һәм ФАП бер түбә астында булачак. Бүгенгесе көндә суэтем башняларының бишесе...

Аксубай районында халык җыеннары үткәрелә башлады.


Иске Ильдеряк авыл җирлегендә 1,5 меңнән артык кеше яши. Авыл халкы әйбәт яшәсен өчен шартлар тудырыла. Монда каты түшәмле юл салынган, ФАПлар эшләп килә. Иске Ильдерякта күпфункцияле үзәк төзелә, димәк, киләчәктә клуб, китапханә һәм ФАП бер түбә астында булачак.
Бүгенгесе көндә суэтем башняларының бишесе дә эшче хәлендә. Авыл халкы тырышлыгы белән ике километрга якын суүткәргеч салынган, тагын 200 метры капиталь ремонтланган.
Чүплек территорияләре төзекләндерелгән, юлдан җәяүлеләр чыгу урыннары билгеләнгән, электр энергиясен исәпкә алу җиһазлары, фотореле һәм 33 яктырту ноктасы куелган. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Тарханкада, Яңа Ильдерякта һәм Иляшкинода һәйкәлләр торгызылган.
ххх
Иске Кармәт авыл җирлегендә су белән тәэмин итү системасын төзү аеруча әһәмиятле вакыйга булды. Дөресен генә әйткәндә, Иске Кармәттә суэтем башнялары да бар һәм һәркайсының үз системасы иде. Аларның берсе сафтан чыкса, бөтен авыл сусыз кала иде. Бихисап авырлыклар кичергәннән соң, ниһаять, авыл бердәм системага күчте.
Хәсән Туфан музее, авыл мәдәният йорты капиталь ремонтланган, аның газ казаны алмаштырылган.
Үзәк паркны төзекләндерү буенча зур эш башкарылган, волейбол мәйданчыгы төзелгән, каты көнкүреш калдыклары полигоны тәртипкә китерелгән. Чишмәләр, зират территорияләре даими төзекләндерелеп тора.
ххх
Савруш авыл җирлегендә фельдшер-акушерлык пунктлары ремонтланган, Васильевкада яңа, модульле ФАП төзелгән. Авыл үзәгенә кадәр юл төзү дә васильевкалылар өчен бик әһәмиятле булып тора.
Төзекләндерү эшләрендә җирле халык та актив катнаша. Иске Савруш кешеләре урамнарга вак таш сала башлаганнар. Тракторы яки башка техникасы булган кешеләр дә бу эштән читләшмиләр.
Электр тапшыру линияләре реконструкцияләнә.
ххх
Урмандеево авыл җирлеге - демографик күрсәткече уңай якка бара торган бик аз җирлекләрнең берсе: монда 82 кеше үлгән, 101 бала дөньяга килгән.
Монда Урмандеевода күпфункцияле үзәк, Сидул-Ерыклыга кадәр юл, Савгачта спорт мәйданчыгы төзү зур вакыйга булды. Җанатарлар һәм актив кешеләр ел саен хоккей мәйданчыгын яңарталар, яшьләр белән төрле спорт ярышлары үткәрәләр.
Урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү системасын ремонтлау, паркларны, зиратларны төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев