Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына рубрикасы буенча яңалыклар
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Заһиров Шәфик Сибгат улы
1922 нче елның 22 февралендә Яңа Ибрай авылында дөньяга килә. 1941 нче елда фронтка чакырыла. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Фронттан 1943 нче елның февралендә кайта. Сугыштан соң туган колхозында эшли.
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Фәизов Мидхәт Гәрәй улы
1924 нче елның 25 апрелендә Яңа Дума авылында туа. Сугышка Севастополь шәһәреннән китә. Партизаннар хәрәкәтендә катнаша, разведчик-шартлатучы була, яралана, контузия ала. Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Анда 1948 нче елга кадәр хезмәт итә, диңгез пехотасы составында Япониягә каршы барган хәрби көрәшләрдә катнаша. 1948 нче елда туган ягына кайта. Имин тормышта "Дума" совхозында...
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Трофимов Николай Иванович
1924 нче елның 9 октябрендә ТАССРның Аксубай районы Иске Кармәт авылында дөньяга килә. 1942 нче елда фронтка чакырыла. Фронт юлы: Мәскәү, Украина, Белоруссия. Бүләкләре: "Варшаваны азат иткән өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре, Хезмәт Кызыл байрагы ордены. 1949 нчы елда өенә кайта. Сугыштан соң "Маяк" колхозы, "Восход" һәм "Аксубай" совхозларында механизатор...
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Сәлахетдинов Гомәр Сәлахетдин улы
1926 елның 8 октябрендә Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туа. 1943 елның ноябрендә фронтка чакырыла. Балтыйк буе, Карелия, Белоруссия фронтларында сугыша. "Германияне Җиңгән өчен", I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан 1950 елның көзендә кайта. Тыныч тормышта авыл советында хезмәт куя, бригадир булып эшли.
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Хәйретдинов Галимҗан Закирҗан улы
1923 нче елның 25 сентябрендә ТАССРның Аксубай районы Яңа Үзи авылында туа, бүгенге көндә дә шунда яши. 1942 нче елның гыйнварендә фронтка чакырыла. Брянск, Ржев, Рига шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Госпитальдә дәвалана. 1945 нче елның гыйнварендә өенә кайта. Юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Тыныч тормышта Яңа Үзи мәктәбендә укытучы, укыту мөдире,...
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Ситдыйкова Зәйнәп Зыятдин кызы
1921 нче елның 5 нче мартында Аксубай районының Иске Ибрай авылында туа. Воронеж өчен барган сугышларда, Курск дугасы бәрелешләрендә катнаша. 1-2 Украина фронтлары, Рокоссовский командованиесендә 254 нче зенит-артиллерия полкы составында Киевкә кадәр барып җитә. "Германияне Җиңгән өчен" медале, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән....
-
Батырлыгына сокланырлык
Вакыт безнең солдатлар батырлыгы алдында көчсез - хәтта ничәмә-ничә дистә еллардан соң да алар турындагы хәтер яңара гына бара. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан аксубайлылар район гәзите аша Яңа Ибрай авылының гап-гади егете - Шакир Әхмәтҗанов батырлыгы турында белделәр. Узган ел Батырлар аллеясында аңа багышланган стела калкып чыкты. Без аның...
-
СОҢЛАП КИЛГӘН РӘХМӘТ
Сугыш дәһшәтләрен күрмәсәк тә, Кайтавазы һаман йөрәктә. Солдат шинелендә тора әти Сугыш чорындагы сурәттә. Унсигезе тулган яп-яшь егет, Үсмерлектән хәтта чыкмаган, Ә үзе бит, кулга корал тотып Туган илен кыю яклаган. Әле ярый, мәрхәмәтле язмыш Аны безнең өчен саклаган! Сугыш гарасатын кичкәнгәме, Сабыр булды дөнья вагына. Җиде бала үскән йорт-нигезне...
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Хәйретдинов Рәхимҗан Закирҗан улы
1927 нче елның 18 гыйнварендә ТАССРның Аксубай районы Яңа Үзи авылында туа, бүгенге көндә шунда гомер кичерә. 1944 нче елның декабрендә фронтка чакырыла. Фронт юлы: Тын океан диңгез флоты. Карелияне азат итүдә катнаша. Бер ел Сесин шәһәрендә, аннан соң Владивостокта, биш ел Резин шәһәрендә хезмәт итә. Җиде ел хезмәт иткәннән...
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Шишков Николай Семенович
1923 елның 15 маенда Иске Тимошкино авылында дөньяга килә. Бүгенге көндә дә ул шунда гомер кичерә. 1941 елның августында фронтка чакырыла. Сугыш юлы: 1941 елның августыннан 1942 елның февраленә кадәр кавалерия училищесендә укый, Көньяк-көнбатыш Украина фронтында взвод командиры, эскадрон командиры ярдәмчесе. Бүләкләре: "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне Җиңгән өчен"...
-
9 Май уңаеннан
9 май көнне район үзәгендә Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар үтә. Иртәнге 8:00дән кичке 22:00 сәгатькә кадәр Мәңгелек ут һәм Хәрби дан обелискы янында аксубайлыларның яшь буыны почетлы сакта торачак. Сәгать 10да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган митинг башлана. Хезмәт коллективлары Каһарманнар обелискына таҗлар һәм чәчәкләр куячак, район...
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Чураев Михаил Демьянович
1921 елның 10 маенда Чуаш Енорускиносы авылында дөньяга килә. 1941 елда фронтка китә. 1941 елның июленнән 1942 елның июненә кадәр Көньяк-көнбатыш фронтында рядовой булып хезмәт итә. 1942 елда әсирлеккә эләгә. Америка гаскәрләре тарафыннан әсирлектән азат ителә. 1945 елның апреленнән саперлар батальонында сапер булып хезмәт итә. 1945 нче елда демобилизацияләнә. "Германияне...
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Дәүләтшин Минхәер Минеша улы
1923 елның 7 маенда ТАССР Аксубай районы Яңа Кармәт авылында туа. Хәзерге вакытта Шәрбән авылында яши. 1942 елның гыйнвареннән 1947 елга кадәр 1 нче Ерак Көнчыгыш фронтының артиллерия-пулемет разведка батальоны командиры булып хезмәт итә. Югары Башкомандование Генералиссимус Иосиф Сталиннан Рәхмәт хаты ала, "Японияне җиңгән өчен" медале, Ватан сугышы ордены белән...
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Мостафин Рәшит Мостафа улы
1924 елның 24 октябрендә Яңа Дума авылында туган, Алга авылында яши. 1942 елның августында фронтка алына. Горький шәһәрендә 194 нче өйрәнү-танк бригадасында өйрәнүләр үткәннән соң, 1943 елның мартында Воронеж фронтына танкчы-механик булып җибәрелә. Курск сугышларында катнаша. Волхов фронтында хезмәт итә. Яралана. Ватан сугышы ордены, "Германияне Җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән....
-
Аксубай районының Җиңү батырлары: Телешева Нина Александровна
1922 елның 27 гыйнварендә Аксубай районы Савгач авылында туа. 1942 елның 8 мартында фронтка китә. Фронт юлы: 1942 елның декабреннән Калинин фронтында хезмәт итә. Сержант-телеграфист буларак Мәскәү өлкәсен, Белоруссияне, Литваны азат итү сугышларында катнаша. Бүләкләре: Ватан сугышы ордены, "Белоруссияне азат иткән өчен", "Яхшы элемтәче", юбилей медальләренә лаек булган. Сугыштан соң...