Төрлесеннән рубрикасы буенча яңалыклар
-
Дежурныйлар – сакта
Кизү частен еш кына полициянең йөрәге дип атыйлар. Бу хаклы да, чөнки аның нәтиҗәсе нәкъ менә әлеге бүлекчәнең теге яки бу җинаять буенча ничек эш итүенә бәйле. Бу һәрвакыт шулай булган. Аксубай Эчке эшләр бүлегенең кизү часте тарихында истә калырлык мизгелләр аз булмый. Үткән елларны искә төшергәндә...горурланырлык нәрсәләр бар. Виталий...
-
Абруйлы һөнәр
2011 елда эчке эшләр органнары структурасында тамырдан үзгәрешләр булды. Бу, барыннан да элек, кадрлар составына кагылды-барлык хезмәткәрләр дә чираттан тыш кабат аттестация үттеләр. Эчке эшләр органнарында иң лаеклылар гына хезмәт итәргә калды. Полиция хезмәткәренә карата белдерелгән таләпләр югары гына түгел, ә гади итеп әйткәндә, катгый. Ә алар ни дәрәҗәдә югары?-дигән...
-
Планнар зурдан
Узган атнаның пәнҗешәмбесендә үткән район пенсионерлары Союзы советының йомгаклау утырышы традиция буенча районның тагын биш гражданинына тантаналы төстә пенсия таныклыгы тапшырудан башланды. Совет рәисе Әлфия Рәхмәтуллина үз чыгышында үткән елда башкарылган совет эшенең төп юнәлешләренә тукталды. Бу, беренчедән, «Өлкән яшьтәге кешенең социаль портреты» Республика конкурсының район этабын оештыру; Мәхәббәт һәм...
-
ЗАГС хезмәтләре – Интернет аша
Интернет безнең тормышта мөһим урын яулый бара. Бөтендөнья челтәреннән файдалану безнең көнкүрешебезне җиңеләйтә, теге яки бу оешмалар, инстанцияләр буенча йөрү вакытын киметә. Кайбер хезмәтләр район халкы, бигрәк тә яшьләр арасында популярлык казанды. Мисалга районның ЗАГС мөдире Елена Еграшкина редакциягә бәян иткәнчә, никах теркәү датасын һәм вакытын билгеләү хезмәте үткән ел...
-
Мин – гражданин
Күптән түгел кулыма тоткан беренче документны ачып, мин Россия Федерациясе гражданины дигән сүзләрне укыдым... Шуннан соң үземә-Гражданин нинди булырга тиеш?-дигән сорау бирдем. Әлбәттә инде, үз Ватанын яраткан һәм аның иминлеге өчен корбан булырга әзер патриот булырга. Гражданин үз иленең законнарын белергә, үтәргә һәм аның бай тарихы белән таныш булырга тиеш....
-
Кечкенә авыллар җыены
Авыл җирлекләре Советының киңәйтелгән утырышы белән параллель рәвештә районның кечкенә авылларында яшәүчеләр белән үткәрелгән очрашуларда гражданнар иң мөһим мәсьәләләрне күтәреп чыгалар. Хәер, әлеге җыелышларның максаты - нәкъ менә районнан еракта урнашкан авыл кешеләренең актуаль проблемаларын ачыклау иде. Бүгенге көндә җыеннар Рус Кармәте, Яңа Кыязлы һәм Яңа Мокшинода, Беловка авыл җирлегенә...
-
Юллар–тормыш артериясе
Авылларны европа дәрәҗәсендәге асфальт юллар белән тоташтыру өчен безнең районга 200 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бөтен средство да РФ һәм ТР Хөкүмәтләре тарафыннан «Россиянең транспорт системасын үстерү» максатчан Федераль Программасы буенча бүлеп бирелә. Инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов сүзләренә караганда, район җитәкчелеге тарафыннан ТР...
-
Оста куллы кыз
Аксубай лицееның алтынчы сыйныф укучысы Аида Глезденованың эше яңа ел тематикасы буенча кулланма сәнгать конкурсына куелган кул эшләре арасында иң яхшысы дип табылды. Сәйләннән үреп ясалган, түбәсенә кызыл йолдызчык куелган һәм вак төймәләрдән ясалган мишура белән бизәлгән чыршы күргәзмә дәвамында күпсанлы халыкны үзенә җәлеп итеп торды. Әлеге иҗат җимешен ясау...
-
Уңай бәя алдылар
Дүшәмбе көнне Яңа Аксубай һәм Яңа Кармәт авыл җирлекләрендә үткән утырышлар җирле үзидарә башлыклары тарафыннан авылда тормыш шартларын яхшырту өчен күп эшләр башкарылуын, җирле проблемаларны хәл итүдән халыкның да читтә калмавын күрсәтте. Бу юлы вәкаләтле органнар утырышы үзәк усадьбаларда түгел, ә югарыда телгә алынган җирле үзидарәләр территориясенә кергән Киса һәм...
-
Ветераннар сафта
Шимбә көнне эчке эшләр бүлегендә бүлек ветераннарының отчет җыелышы үтте. Район үзәгендә бу элеккеге 46 милиционерны берләштергән иң эре ветеран оешмаларының берсе. Аларның иң өлкәненә - 75, иң яшенә 40 яшь. ОВД пенсионерларының күбесе лаеклы ялга чыккач үзләрен башка өлкәләрдә сынап карасалар да, аларны уртак мәсьәләләр, мәнфәгатьләр берләштерә. Бу көннәрдә...
-
Проблемалар төрле
Тагын ике авыл җирлегендә муниципаль берәмлек совет утырышлары үтте. Әлеге көнне Савруш һәм Урмандеево авыл җирлекләрендә 2011 елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Гражданнар белән очрашуга район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендә районның барлык хезмәтләре җитәкчеләре килде. Очрашу Савруш авыл җирлегендә, Яңа Савруш авылында башланды. Җыелучылар алдында...
-
Хезмәт коллективлары белән очрашу
Авыл җирлекләрендә үткән гражданнар җыеннарында катнашу белән бергә Камил Гилманов район үзәге предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәт коллективлары белән дә очраша. Камил Гилманов беренче очрашуын икътисад мәсьәләләре буенча башкарма комитет урынбасары Рәис Галиев белән бергә район үзәк хастаханәсе табиблары һәм медицина хезмәткәрләре белән үткәрде. Хастаханә хезмәткәрләре белән очрашуда район башлыгы муниципаль...
-
Эшне бәяләү төрлечә
Дүшәмбе, 30 гыйнварда үткән Иске Ибрай һәм Яңа Ибрай авыл җирлекләренең вәкаләтле органнары утырышы халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан барысы да эшләнмәвен күрсәтте. Иске Ибрай авыл җирлегеннән аермалы буларак, Яңа Ибрайда үткән Совет утырышында авыл халкы һәм аксакаллар күпләп катнашты, җирлек башлыгы Фәһим Кәбиров отчеты тыңланганнан...
-
Юбилей елы
Быел район газетасының элеккеге редакторларыннан берсе- шагыйрь, рәссам Александр Заварихинга сиксән яшь тула. Ерак 1966 елда ул Аксубайга район газетасына эшкә килә. 1979 елдан алып 1994 елга кадәр редакция белән җитәкчелек итә. Әлеге вакыт эчендә ул иҗади коллектив оештыра. Александр Васильевич Аксубайга тәҗрибәле журналист булып килә. Ул заводта эшләп, Флотта...
-
Проблемалар хәл итәрлек
Чәршәмбе көнне Беловка һәм Иске Үзи җирле үзидарәләрендә утырышлар булып үтте, анда авыл җирлекләре башлыклары гражданнар алдында 2011 елда башкарылган эшләр турындагы отчет белән чыгыш ясадылар һәм 2012 елга бурычлар билгеләделәр. Утырыш эшендә район башлыгы Камил Гилманов, район үзәгенең күп кенә предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Әлеге территориядә барлык социаль...