Төрлесеннән рубрикасы буенча яңалыклар
-
Коткаручылар–һөнәр осталары
Бүген район янгын часте алдында материаль-техник базаны ныгыту һәм ирекле янгын җәмгыяте төзү - мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Җитәрлек күләмдә техника булу район җирлегендә янгын куркынычын һәм гадәттән тыш хәлләрне контрольдә тоту мөмкинлеген бирә. Табигый ки, янгын сүндерүчеләрнең һөнәри осталыгыннан башка янгын телләрен тиз арада юк итүне күз алдына...
-
Соңгы чиккә әзерлек
Республикада һәм районда гражданнар оборонасы үзәкләштерелгән хәбәр итү Төбәк автоматлаштырылган системасының әзерлеген тикшерү үтте. Бөтен республикада үткәрелгәнчә, контроль үткәрү көнне шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә һәм районның торак пунктларында да хәрби бәрелешләр яки әлеге хәрәкәтләр нәтиҗәсендә килеп чыккан, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр аркасында пәйда булган куркынычсызлык турында халыкка...
-
Гөлләр белән дә тәртип
Район үзәгенең административ биналары каршындагы чәчәк түтәлләре күзләрне иркәли. Мисалга, кырыс полиция бинасына керү юлында төрле төсләргә күмелгән чәчәк түтәлләре аерым үзенчәлек биреп тора. Монда чәчәкләрне төсенә, формасына, биеклегенә, чәчәк ату дәвамлылыгына карап, бер-берсенә тәңгәл китереп сайлап утыртканнар. Клумбалар иртә яздан алып, көзнең соңгы көннәренә кадәр чәчәк атып утырачак. МВД-...
-
Уңайлы һәм якты булачак
Районда автомобиль юлларын ремонтлау һәм салу эше гөрләп бара. Район кешеләре һәм яңаны кунаклар моны үз күзләре белән күреп инана алалар. Яхшы юллар турында хыялланган авыл кешеләре бүген асфальт түшәлгән юлларга кинәнеп бетә алмыйлар. Мисалга, Тарханка авылына кадәр 7,1 км., Иске Мокшинода 650 метр юл салынган. Район халкы өчен күңелгә...
-
Гөлбакчалы җәй
Аксубайның җәй башыннан бирле үзгәрүе күзәтелә. Ул тагын да чистарак, яшелрәк була бара. Мисалга район үзәгенә янәшә булган Романов урамын гына алыйк. Биредә «Радуга» балалар бакчасының бакча яны участогы шау чәчәккә күмелгән. Бакча әкият дөньясын хәтерләтә. 3 нче Аксубай урта мәктәбенең мәктәп яны участогын да оҗмах почмагы дип атарга була....
-
Чисталыкны саклаучылар
«Кайда чүпләмиләр-шунда чисталык була» диләр. Ә бездә халык бәйрәм иткән, күңел ачкан җир алар киткәч нинди хәлдә калганын күз алдына китерергә дә куркыныч. Бистәне төзекләндерү, чисталыкны саклау өчен поссоветта оештырылган хатын-кызлар бригадасына бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә эш җитәрлек. -Болар теләсә нинди хуҗалык эшләрен башкарганда минем беренче ярдәмчеләрем,-дип сөйли...
-
Гүзәллек тудырдылар
Районда санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча игълан ителгән икеайлыкка йомгак ясалды. Кар эреп бетү белән район халкы шимбә өмәләрендә актив катнаштылар, предприятие һәм оешмаларга якын территорияләр чистартылды, төзекләндерелде. Әлеге чорда, чынлап та, район һәм бистә матурланды, чистарды. Моны тиешле комиссия һәм район җитәкчелеге дә билгеләп үтте. Өч- Сөнчәле, Иске Тимошкино...
-
Язылырга оныттыңмы? Почтага ашык!
2012 елның икенче яртыеллыгына район газетасына язылу кампаниясе тәмамланырга да санаулы көннәр генә калды. Газетага районның теләсә кайсы элемтә бүлегендә, үзәк почтада, "Роспечать" киоскларында һәм хат ташучылар аша язылырга була. Бары тик үзеңә уңай вариантны гына сайлап ал да, язылырга ашык. Ә 1июльдән районда "Татмедиа" ААҖ канаты астында чыга торган...
-
Өч кеше суда батып үлде
Шул көннәрдә район сулыкларында берьюлы ике фаҗига булды. 9 июнь көнне Түбән Баланда авылыннан ерак түгел Кече Сөлчә елгасында ике бала-сигез яшьлек кыз һәм унбиш яшьлек үсмер суга батып үләләр. -ОВД дан шомлы хәбәр алынгач, без вакыйга булган урынга бардык,-дип сөйли янгын часте начальнигы Әхтәм Насретдинов,-елга уртасында бала мәете табылды....
-
Подписка өчен бүләкләр
Район газетасы редакциясе вәкилләре Сабантуй алдыннан почта элемтәсе хезмәткәрләре белән очрашты. Почтальоннар белән очрашу редакция өчен күркәм гадәткә әверелде. Алар очрашып кына калмыйлар, редакция елына ике тапкыр язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча иң яхшы хат ташучыларга бүләкләр тапшыра. Бу юлы бүләккә беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча аерылып торучылар лаек булды. Кәкре Күл...
-
Унбер грант – безнеке!
Социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенең төп максаты - «РИТЭК» ААҖ нең хәйрия ярдәме күрсәтү нәтиҗәлелеген күтәрү, компания үз эшчәнлеген гамәлгә ашырган территорияләрдәге актуаль социаль проблемаларны хәл итүдә иҗтимагый оешмаларның һәм халыкның инициативасын хуплау. «РИТЭК» ААҖ үз эшчәнлеген уңышлы алып бару өстенә, башкаларга да даими ярдәм итә, традиционга әверелгән социаль проектлар...
-
Сигаретны–чупа-чупска
Пәнҗешәмбе көнне Россиядә Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелде. Әлеге көнне «Сәламәт булу-зур бәхет» акциясен оештыручы ЦСОНның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре дә сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалап, чарадан читтә калмадылар. Аксубай лицееның «Свобода» волонтерлар отряды белән бергә алар район үзәгенә чыгып буклетлар тараттылар, тәмәкене чупа-чупска алмаштырдылар, тәмәке тартучыларның...
-
Хаҗилар киемендә – Татарстан йөзе
Аксубай балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Әлфия Нурхамәтова Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәтенең мөселман эшмәкәрләр Ассоциациясе белән берлектә оештырылган Хаҗилар өчен киемнәр эскизы конкурсында катнашып, призер булды. Конкурсны оештыручылар бер генә максатны күз алдында тоттылар, ул да булса Мәккәгә Хаҗга барган вакытта безнең делегация бер төрле киемнән...
-
Таләп үтәлгән
Игорь Семеновны армиягә озатканда әти-әнисе аның намуслы хезмәт итүен телиләр һәм улларының биткә кызыллык китермәвенә ышаналар. Шул көннән алып елга якын вакыт үткән. Бүген өйдә улларының кайтуын түземсезлек белән көтәләр. Игорьнең ничек хезмәт итүе турында рота командиры исеменнән аның ата-анасына юлланган рәсми хат аша белеп була. "Хөрмәтле Галина Николаевна һәм...
-
Ветеран балалар янында кунакта
«Хыял» социаль приютында Бөек Ватан сугышы ветераны Мөдәрис Шакиров белән очрашу булды. Приютта тәрбияләнүчеләр ветеран алдында сугыш чоры җырларыннан торган әдәби-музыкаль постановка белән чыгыш ясадылар. Очрашуга шулай ук район ДОСААФ рәисе Петр Волков та чакырылды. Ул чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап, истәлекле бүләкләр тапшырды.