Эшкә кабул иткәндә тигез хокуктан мәхрүм итү: эш бирүчеләр нәрсә турында оныталар
РФ ХКның 3 маддәсендә хезмәт мөнәсәбәтләре кысаларында дискриминациягә төгәл билгеләү бирелә: «Беркем дә хезмәт хокукларында һәм ирекләрендә чикләнә яисә хезмәткәрнең җенесенә, расасына, төсенә, милләтенә, теленә, чыгышына, мөлкәти, гаилә, социаль һәм вазыйфаи хәленә, яшенә, яшәү урынына, дингә мөнәсәбәтенә, инануларына, нинди дә булса иҗтимагый берләшмәләргә яисә социаль төркемнәргә карау яисә карамавына, шулай ук хезмәткәрнең эш сыйфатларына бәйле булмаган башка шартларга бәйле рәвештә нинди дә булса өстенлекләр ала алмый».