Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Карак телефонга кызыга
Мартның икенче яртысында безнең районның криминал вакыйгалар хроникасында кәрәзле телефоннар урлау алдынгылыкны алып тора. Еш кына алар кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында килеп чыга: җәмәгать урынында караучысыз калдырылган телефон чит кешеләр кулына бик тиз эләгә... 17 март көнне көндез чит кешеләр Аксубай кешесенең фатир тәрәзәсен ватып керәләр һәм «SAMSUNG» маркалы телефон урлап...
-
Юл бирмәсәң – штраф түлә
ЮХИДИ ның Аксубай бүлеге инспекторы В.Хаммәтов карары белән җәяүлегә юл бирмәгән өчен административ хокук бозу турындагы эш буенча шофер Р.га 800 сум күләмендә штраф салына. Гражданин Р. карар белән килешмичә һәм административ хокук бозуда үзен гаепсез дип раслап, ЮХИДИ бүлеге инспекторы карарын гамәлдән чыгару үтенече белән ТР Аксубай район судына...
-
Кабул итү булды
ТР Аксубай районы буенча Россия МВД бүлеге җәмәгать советы гражданнарны беренче тапкыр кабул итте. Советка район полициясе бүлекләре эшчәнлекләрен яхшыртуга бәйле шикаятьләр һәм тәкъдимнәр белән дүрт кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре совет тарафыннан игътибарга алынды һәм киләсе кабул итүдә (ә ул аның соңгы җомгасы 27 апрельдә була) тиешле җавап алачаклар....
-
Йомгакның очы барыбер чыга
Февральдән районда берничә тапкыр урлау һәм кибет басу гамәлләре кылган балигъ булмаганнарга карата хөкем карары үз көченә керде. Дүрт әшнә-1994 елда туган Леонид Т., 1996 елда туган Николай Т., 1994 елда туган Сергей К., 1994 елда туган Николай Г. үткән елның сентябреннән декабрьгә кадәр җинаять гамәлләре кылалар. Чит кеше мөлкәтен...
-
Йә таба, йә урындык...
2 март көнне Аксубай ОВД га шәхси эшмәкәр Казаков предприятиесе территориясеннән каравылчы мөрәҗәгать итә. Ул төнге сәгать өчләр тирәсендә чит кешенең үзен кыйнап, бина ачкычын тартып алып, машинага утырып китүе турында хәбәр итә. Зыян күрүче машина маркасын һәм билгесен истә калдырмый. Әлеге факт буенча «хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган,...
-
Гаепле табылыр
Янгын чыгулар ешаю янгын частеның шәхси составын гына уяу булырга өндәми. Чөнки кайбер очракта янгынга каршы иминлек нормаларын үтәмәү генә янгын чыгуга сәбәп булмый. Мисалга, 3 гыйнварда Иске Татар Адәмсуында бер өйдә янгын чыгып, янгында хатын-кыз һәлак булды. 13 февральдә район үзәгендә «Наил» кибетендә янгын чыга. Янгын частеның оператив мәгълүматларына...
-
Ачылган мәгълүматлар өчен
Үткән ел район прокуратурасына күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдән идарә компанияләре тарафыннан үз эшчәнлекләре турында мәгълүматлар бирмәү фактына кагылышлы мөрәҗәгатьләр күп керде. Район прокуроры И. Хәйруллин редакциягә хәбәр иткәнчә, РФ хөкүмәтенең 2012 елның 6 февраленнән үз көченә кергән № 94 нче Карары белән күп фатирлы йортларга идарә итү өлкәсендәге эшчәнлекләрен гамәлгә...
-
Гражданлык бурычы – барыннан да өстен
2009 елның декабрь башында Аксубай районы Яңа Чуаш Адәмсуы авылында урнашкан «Колос» ООО ның товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясеннән дүрт ат урлана. «Колос» ООО директоры Чукин Алексей Николаевич, әлеге җинаять эше турында белеп, үзенең шәхси автомобиле белән җинаятьчеләрнең кар өстендә калган эзләре буенча аларны эзләп китә. Нәтиҗәдә Алексей Николаевич үзенең шәхси автомобилендә,...
-
Балалар җинаятьчелеге турында
Җомга көнне район администрациясенең утырышлар залында балигъ булмаганнар эше буенча киңәйтелгән утырыш булды. Комиссия эшендә эшчәнлекләре балигъ булмаганнар проблемалары белән бәйле район оешмалары һәм хезмәтләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе, ТР буенча МВД ның җәмәгать тәртибен саклау буенча Идарәсенең баш...
-
Алдакчылардан сак булыгыз!
Мәгълүмати технологияләр колач җәя башлау белән мошенниклар табыш алу максатыннан кешеләрне алдауның яңадан-яңа алымнарын уйлап табалар. Кызганыч, минутлык тәэсиргә бирелгән һәр кеше аларның «кармагына» эләгә ала. Мошенниклар еш кына, якын кешегез бәлага юлыккан, сездә бозым бар, дигән хәйлә белән эш итәләр. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә яшәүче әби белән бабайның фатирына...
-
Кәттә телефон кызыктыра
Кәрәзле телефон купшылык түгел, ә элемтә чарасы. Әмма яшьләр арасында башкача фикер йөри-ул башкаларныкыннан күпкә кыйммәтлерәк һәм «кәттә»рәк булырга тиеш. Ә ата-аналар әлеге «кәттә»нең кайчакта балаларының яшьтәшләрендә көнчелек уятканы турында уйлап та тормыйча, алар сораганны сатып алырга тырышалар. Ә кайберәүләр аны теләсә нинди юл, хәтта җинаять кылып та, кулга төшерергә...
-
Ирек чикләнә
2011 елның июленнән рецидивист җинаятьләр дәрәҗәсен киметү буенча дәүләт бурычларын үтәүне үз эченә алган "Иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайткан затларга карата административ күзәтү турында"гы Федераль закон үз көченә керде. Әлеге законның 2 маддәсендә каралганча, Закон текстында санап кителгән затларга шәхси профилактик йогынты ясау юлы белән аларның яңа җинаятьләр һәм хокук...
-
Кемнећ хокукы књп, шул дљрес
Эш бирњчелђр тарафыннан хокук бозу очраклары сирђк књренеш тњгел, ђмма бу башбаштаклыкка каршы тору мљмкин, хђтта бик кирђк, чљнки закон џђрвакыт эшчелђр яклы. РФ нећ Хезмђт кодексы нигезендђ, эшче џђм эш бирњче арасында ике экземплярда тљзелгђн, ике як тарафыннан да кул куелган хезмђт килешње булырга тиеш. Мондый килешњ эшченећ эшли...
-
Карак тик ятмый
Район үзәгендә «Для тебя» кибете бер ай дәвамында Аксубай эчке эшләр бүлегенең криминаль вакыйгалар «теленнән» төшмәде. Газетада 24 октябрь төнендә билгесез затларның әлеге сәүдә ноктасына үтеп кереп, товар-материаль кыйммәтләр урлап чыгу факты турында язма басылган иде инде. Ә инде 5 ноябрьдә уголовный розыск хезмәткәрләре икенче тапкыр җинаять кылырга теләүчеләрнең эзенә...